tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / БТК БК бюросының күчмә утырышы Хельсинкида уздырылды
БТК БК бюросының күчмә утырышы Хельсинкида уздырылды

БТК БК бюросының күчмә утырышы Хельсинкида уздырылды

Казан белән Хельсинки арасында туры һава юллары ачылуга ихтыяҗ бар, ике шәһәрнең югары уку йортлары арасында студентлар алмашу кирәк, дип саный Окан Дахер

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы Финляндия сәфәреннән кайтты. БТК БК рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге делегация составында Разил Вәлиев (Казан), Алмаз Әминов (Арча), Дамир Исхаков (Казан), Алик Локманов (Башкортстан), Камәрия Хәмидуллина (Казан), Рамис Сафин (Ульяновск), Фәрит Уразаев (Казан), Фәхретдин Канюкаев (Самара) һәм “Халкым минем” тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова да бар иде, дип https://tatar-congress.org сайты аша хәбәр итә шушы сәфәрдә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

20 март көнне сәфәр чыккан делегация 21ендә Хельсинки шәһәрендә Финляндиядәге Исламия җәмгыяте активистлары катнашында БТК БК бюросының күчмә утырышын уздырган. Җәмгыятенең җитәкчесе Атик Али ачып, аннан соң утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров дәвам иттерде. Ул бүгенге көндә татар дөньясындагы вәзгыять белән таныштырып, милли тормышта башкарылган эшләребез турында сөйләде, башка чыгышлар да булды.

Аннан җомга намазы һәм Хельсинкидагы каберстанга зыярат кылу да каралган иде.

Утырышның икенче өлешен Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы, Казан шәһәре Думасы депутаты, 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина дәвам итте. Камәрия ханым туган телебездә укыту системасы белән якыннан таныштырды. Татарстан һәм Финляндиядәге татар укучылары арасында яңа проектлар кирәклеге турында әйтеп узды. Алик Локманов милли мәдәниятебезнең үзенчәлеге, катнаш никахларның фаҗигасы турында да сөйләде. Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин якташлары Закир Кадыриның тормышы һәм Финляндиядә 1936-1939 еллардагы эшчәнлеге турында шәрехләмә бирде. Шуны чагылдырган “Закир Кадыйри. Тамырларга кире кайту” дигән китап дөнья күргән. Андагы фотосурәтләрдән утырышта утырытучылар үзләрен һәм туганнарын да таптылар. Ул китапны Рәмис Сафин Исламия җәмгыятенә бүләк итте.

Лондоннан килгән Рамил Миңнуллин Финляндиядә яшәүче татарлар белән яңа гына оешып килүче багланышлар турында сөйләде. Лонданда алар Нәүрүз бәйрәмен уздыралар һәм, бәйрәмне оештыру өчен, Рамил Лондонга һава юлы белән кайтып китте.

Утырышка килгән Финляндиядә яшәүче милләттәшләре Россия һәм якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы белән дә кызыксындырган сораулар бирделәр. БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров аларның сорауларына да җавап тотты. Татарстанда кабул ителгән милли концепция турында да тирәнтен әйтеп узды.

ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Сабан туе, аның татар халкы яшәешендә тоткан мөһим урынына игътибарны юнәлтте. Үзенең җырларыннан торган диск һәм шигырьләр китабын милләттәшләргә бүләк итте.

Окан Дахер – Финляндиядәге Исламия җәмгыятен озак еллар җитәкләгән кеше. Ул үзенең чыгышын: «Бүген тарихи вакыйга. Беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы уза. Рәхмәт сезгә. Безнең милләт булып Финляндиядә сакланып калуыбызның нәтиҗәсе – ул гаиләләребез, әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез. Без аларга бурычлы», – дип башлады. Казан белән Хельсинки арасында туры һава юллары ачылуга ихтыяҗ барлыгын, ике шәһәрнең югары уку йортлары арасында студентлар алмашу кирәклеген ул ассызыклады. «Казан – безнең кыйблабыз. Без сезгә карап яшибез», – диде Окан Дахер.

Исламия җәмгыятенең имамы Рамил хәзрәт Беляев ислам диненең биредә татар теленең сакланып калуындагы ролен билгеләп үтте.

Татар халкы яшәешенә кагылышлы төрле сораулар да яңгырады. Утырышта катнашучылар һәр сорауга җавап тапты.

Аннары Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзалары өчен Суоменлинна дигән утрауга экскурсия оештырылды, аны Финляндия татарлары мәхәлләсе имамы Рамил Беляев татар телендә үткәрде. Ул утрауның халкыбызга кагылышлы фактларын бәйнә-бәйнә сөйләп аңлатты.

Татарлар беренче тапкыр Суоменлинна утравына 1809 елда аяк басалар. Бу вакытта Финляндия Россия кул астында була. Ә әлеге утрау – чик. Татарлар шунда чик сакчысы булып хезмәт итәләр. Хәрбиләргә дин кануннарын саклау өчен бина бирелә. Җомга көнне татарлар анда намаз укыса, шимбә көнне яһүдләр табына торган була.

Кырым сугышы елларында, 1856 елда франция һәм инглиз гаскәрләре утка тотып әлеге бина, кирмәндәге хәрби мәчет җимерелә. Бүгенге татарларның хыялы әлеге хакыйкатьне торгызу, шул урынга ике милләт килешеп тарихи истәлек ташы кую.

Абдулла Абдияров – Франция һәм Англия гаскәрләре утрауны утка тотканда башына ядрә эләгеп һәлак була. Тарихи документларда бу күрсәтелә. Ул истәлек ташы һәм тарихи документ утрау музеенда саклана.

Әлеге утрау 1991 елда ЮНЕСКО саклауы астында булган тарихи ядкарьләр исемлегенә кертелгән. Бүген әлеге Суоменлинна утравы Финляндиянең истәлекле, атаклы, мәшһүр һәм тарихи урыны гына түгел, ул Хельсинки шәһәренең бер районы да. Монда 800 кеше яши. Анда мәктәп, балалар бакчасы, кибет, даруханә, гомумән, халык көнкүреше өчен кирәкле барлык инфраструктура бар. Утрау – туризм үзәге дә. Анда фин, швед, инглиз, рус телләрендә экскурсияләр уза икән.

Финляндиядәге эшлекле сәфәр дәвам иттереп, Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзалары Ярвинпә шәһәренә юл тотты. “Ярвинпә” татарча “күл башы” дип тәрҗемә ителә. Анда бүгенге көндә иллегә якын татар яши. Алар бирегә 1920 елларда килеп урнашалар. Татарлар мәчет төзү эшенә алыналар.

Хельсинкидагы татарларның мәхәлләсенә мөрәҗәгать итеп алардан яклау тапкач, акча җыеп төзелешкә керешкәнче, 1939 елда рус-фин сугышы башлана. Төзелеш туктала. Дөнья күләмендә барган сугышлар мәчет төзелешенә һәрвакыт комачаулап тора. Шулай да, татарларыбыз мәчетне төзеп бетерәләр һәм 1943 елда мәчет ачыла. Ул Финляндиядәге манарасы булган бердәнбер мәчет санала. Вакытында бу мәчет гөрләп торган. Хәзер инде искә алу кичәләре генә үткәрәләр. Рамазан вакытында тәрвих намазлары да укыла икән. Якшәмбе көннәрендә Хельсинкидагы мәхәлләдән имам Рамил Беляев килеп, хатын-кызларыбызга дин сабаклары бирә.

Ярвинпә шәһәрендә татар зыяраты юк. Әлеге кала Хельсинкидан 35 чакрым гына ераклыкта. Вафат булган милләттәшләребезне соңгы юлга озатырга Хельсинкига алып киләләр. Биредә шәһәр уртасында 100 елдан артык тарихы булган зыярат бар. Анда бары тик татарларны гына җирлиләр. Каберстан һәрвакыт чистартылып тора. Казан кунаклары зыяратка барып, бакыйлыкка күчкән милләттәшләребез рухына дога кылдылар, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Гөлназ Шәйхи.

“Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*