tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дин әһелләре форумы: муллаларны нәрсә борчый?
Дин әһелләре форумы: муллаларны нәрсә борчый?

Дин әһелләре форумы: муллаларны нәрсә борчый?

 

Соңгы көннәрдә мәркәзебез Казан мөселман шәһәрен хәтерләтә. Башкалабызга дөньяның төрле илләреннән ислам дине тарафдарлары җыелды. Алар KAZANSUMMIT-2016 уңаеннан оештырылган күп төрле чараларда очрашып фикер алыша, Татарстан белән хезмәттәшлек, дуслык җепләрен ныгыта.
Бүген, мәсәлән, «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы бара. Казан үзәгенә урнашкан Г.Камал театры бинасына Россиянең генә түгел, ә чит илләрдә дә имам булып торучы дин кардәшләребез килде. Форумда җәмгысе Россиянең 68 төбәгеннән 916 делегат катнаша. Тарихи Казаныбызда җиденче мәртәбә оештырылган милли, дини чарада беренче тапкыр гына аяк басучылар бар. Болар: Еврей автономия округы, Тамбов, Амур өлкәләреннән һәм Дагыстан республикасыннан. Иң зур делегация – Башкортстаннан. Аннан 120 дин әһеле милли тормыш һәм дин мәсьәләләре турындагы фикерләре белән уртаклашырга килгән. Шунысы игътибарга лаек: делегатлар арасында 864 ир-ат булса, 52 се – хатын-кызлар. Муллалар җыенына хатын-кызларны чакырмыйча мөмкин түгел, мәчетләр каршында укытучы мөгаллимнәр арасында аларның эшчәнлеге аерым урын биләп тора.
Пленар утырышны алып барган Россия ислам институты ректоры, профессор, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк әфәнде Мөхәммәтшин белдергәнчә, форумның иң өлкән делегатларыннан 1929 елгы 3 дин әһеле бар. Алар: Оренбург өлкәсеннән Әсхәт хәзрәт КасыймовМөхәммәт хәзрәт Гаделгәрәев һәм Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районыннан Әбдрәшит хәзрәт Әбдрәзәков.

Ә иң яшь делегат – Чуашстаннан Алмаз хәзрәт Биккулов. Аңа 20 яшь кенә икән әле. Өлкән һәм яшь буынның бер залда җыелып фикер алышуы күркәм күренеш, димәк буыннар чылбыры өзлексез…

Коръән аятләре моңы астында ачылган форумда беренче булып Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зөфәр хәзрәт Галиуллин чыгыш ясады. Ул үзенең ялкынлы чыгышында яшьләр тәрбиясенә аерым тукталды. Милләтне саклау юлындагы мөһим юнәлешләрне күрсәтте. Мәчетләрдә очраган ямьсез күренешләрне туктатырга өндәде: “Татар халкын хәрәм җиңә башлады. Арабызда татарча сөйләшүче руслар күбәйде. Мәчетләребездә кулыңны тегеләй күтәр, я болай ит дип сугыша башладык… Мәчеткә урамда булганны алып керәбез. Ә бит мәчеттә булганны урамга чыгарырга кирәк. Хәрәм белән көрәшик! Без – муллалар – алдан барырга тиеш. Татар халкы үзенең мәгърифәте белән көчле. Революциягә кадәр мулла-имамнар мәчеткә килеп намаз укыган өчен акча алмаган бит. Намаз укыган өчен генә акча бирә башласалар, аны башкаларга да бирергә кирәк. Балалар укыткан өчен акча алганнар. Әгәр дә имам мәчеттә балалар укытмый икән, аңа нинди хезмәт хакы билгеләргә була?! Әгәр дә абыстай кызларны өйрәтми икән, аңарга ничек ярдәм итәргә була?! Мәхәллә андыйларны ничек күтәрсен ди? Һәрберебез татар телен дә саклаучылар бит. Күп җирдә мәктәпләребез юк, ә менә ата-бабаларыбыз төзегән мәчетләребез бар. Инде шул мәчетләрдә без хезмәт куярга тиеш. Соңгы елларда без ислам динен “культпросвет” эшчәнлегенә әверелдерә башладык. Имеш, конкурслар үткәрәбез… Кулыбызда шундый китап була торып, без ниндидер мәсьәләдә артта калырга тиешме?!”

 
«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына Саратов өлкәсеннән Рушан хәзрәт Сәйфетдинов тә килгән. Ул – Саратов өлкәсе Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары, Энгельс шәһәре мәчете имам хатыйбы.
– Безнең Энгельс шәһәрендә 15 мең татар яши. Ә Саратовта 60 якын милләтәшебез барлыгы мәгълүм. Авылларыбызда, Аллага шөкер, мәчетләр бар, ләкин йөрүчеләр канәгатьләнерлек санда дип әйтә алмыйм. Шәһәр мәчетләре тула, менә авылларда инде җомга көнне ачылмый калганнары да бар. Дәгъват эше алып барабыз, чыбыркы белән куа алмыйбыз…, – дип борчуын белдерде ул. – Без, муллалар һәркайсыбыз – көтүче. Тик менә шәһәрләрдә мәхәллә чикләрен билгеләү мөмкин түгел. Бүген безгә – берсе, иртәгә икенчесе килә дигәндәй. Безнең Энгельс каласында, Аллага шөкер, мәхәлләбез бар. Җомга саен 400 ләп кардәшебез җыйнала. Аларның һәркайсы белән шәхсән үзем таныш. Муллага акча да, мәчет чыгымнары да мәхәлләдән түләнелә. Шәхсән үземнең ярдәмчеләрем – ике яшь имам да бар.

Мәгълүм булганча, форум кысаларында татар муллалары кичә «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге», «Татар яшьләре һәм Ислам дине» секцияләрендә киң колач җәеп эшләде. Биредә дә үзебезнең күренекле дин әһелләребезнең мирасын барлау актуальлеге турында сүз кузгатылды. Татарстанда яшүсмерләрне Исламга тарту, мәхәлләләргә профессиональ кадрлар, имам-хатыйб һәм мөгаллимнәр әзерләү максатыннан профессиональ мөселман уку йортлары системасы булдырылды. Форум кунакларын республикадагы традицион ислам кыйммәтләрен дәгъватлау һәм имамнар гыйлемен күтәрү юнәлешләре белән таныштырдылар. Бездә барлык мәчетләрдә бердәм җомга вәгазьләре сөйләнә. Бүгенге көндә Казанда күзләре күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге эшли, ул үзәк Россиядә бердәнбер санала. Биредә ай саен күзләре начар күрүче 60 кеше белем ала. Юридик сорауларны карый торган хокук яклау үзәге булдырылган…

Пермь өлкәсе Уенски мөхтәсибәтенең мөхтәсибе Нәсыйх хәзрәт Сабирҗанов:

– Мөхтәсибәтебез зур түгел. Бездә 60 процент – руслар, 40 ы гына – татарлар.  Бездә сигез татар авылына ун мәчетебез бар. Уенскийның үзендә җәмигъ мәчете бар. Бездә Аллаһ йортына күбрәк хатын-кызлар йөри, ирләр азрак шул, яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк әле безгә. Мәчетләребез каршында сахсус курслар оештырабыз. Быел 3 егетебез дини гыйлем туплап кайтырга тиеш. Берсе Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыды. Әле тагын дүрт егетебез сездә белем ала. Авылларыбыз кечкенә, шулай булгач, анда яшьләр кайтыр дип ышандыра да алмыйм. Шунысы куандыра: администрациябез белән элемтәләребез яхшы. Ярдәм итәләр, төрле мөһим чараларда катнаштыралар. Татарстанда мондый форум оештырылганына куанабыз. Без биредә коллегалар белән күрешәбез бит. Кайбер мәсьәләләрне җайга салып, шулай ук эшләргә дәрт алып кайтып китәбез.

Пленар утырышның икенче өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашачак. Ә 21 май көнне форум делегатлары Татарстанның Спасс районы Болгар шәһәрендә узачак “Изге Болгар җыены”нда  катнашачаклар.

Мөршидә КЫЯМОВА

intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*