tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Гали авылында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Халкым минем» фестивале узды
Гали авылында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Халкым минем» фестивале узды

Гали авылында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Халкым минем» фестивале узды

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчылары һәм өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчелеге бу фестивальгә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаевның теләктәшлеге һәм ярдәме белән бара алдылар.

Һәрвакыттагыча, галилеләр фестивальгә бик шәп әзерләнгәннәр. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары һәм фестивальне оештыручы, аңа илһам өстәп торучы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгълүмати-аналитик Идарә үзәге җитәкчесе, “Халкым минем” гәҗитенең баш мөхәррире  Гөлназ Шәйхи барлык катнашучыларны да игътибар белән тыңлаганнан соң, һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр.

Фестивальнең исеменә җисемен туры китереп, бөтен номерларның да Бөек Ватан сугышы темасына багышлануы шарт иде. Тантананы җирле шагыйрә, ике шигырь җыентыгы авторы Саимә апа Морзаханова ачып җибәрде. Аның чыгышы конкурстан тыш иде. Ә менә конкурста катнашучы Камышлы районы Балыклы авылында яшәүче Рәшит ага Фәрдиевнең шигырьләре “Нәфис сүз” номинациясендә беренче урынны алдылар. Ул шигырьләренең эчтәлеге белән дә, уку үзенчәлеге белән дә залны чын мәгънәсендә әсир итте. Без, залда утыручы халык, шикләнеп тә куйдык: бәлки ул һәвәскәр шагыйрь түгелдер, бәлки профессионалдыр? Фестивальдән соң Рәшит ага янына килеп, берничә иҗат җимешен “Бердәмлек” укучыларына тәкъдим итүен соралдым. Аларны киләсе саннарыбызның берсендә бастырырга тырышырбыз.

Без, самаралылар, авыл үзешчәннәреннән калышмаска тырыштык. “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең автор-башкаручысы буларак танылган Фәнил Зыятдинов Ватанга, аналарга багышланган җырлары белән һәр тамашачының йөрәгенә үтеп керде сыман. Нәтиҗәдә аңа III дәрәҗә диплом тапшырылды. Ә Казан артисты Ярамир Фәнилгә җыр язу өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итте.

“Ялкынлы яшьлек”нең иң талантлы артисты Искәндәр Әхмәтовның чыгышын да зал алкышларга күмеп каршы алды һәм озатып калды. 40 ел буе өлкә сәхнәләрендә моң яңгыратучы Искәндәрне өлкә татарлары яраталар һәм бөтен җирдә дә үз итеп каршы алалар.

Фестивальгә килгән Самара вәкиллегендә өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчелеге булуы очраклы хәл түгел, әлбәттә.  Без, беренчедән, Мәчәләй авылының “Ак калфак” оешмасына теләктәшлек белдерү теләге белән килдек. Шулай ук Гали авылында хатын-кызлар оешмасы булдыру теләгебез дә бар иде. Безнең бу идеяне хатын-кызлар да, Гөлназ Шәйхи дә хуплап каршы алдылар һәм фестивальнең кадерле минутларын жәлләмичә, Разия апа Әюповага сүз бирделәр. Ул Гали авылы халкының эшчәнлегенә югары бәя биреп, авылның иҗтимагый тормышы үзәгендә кайнаучы Расих Латыйповны 50 яшьлек юбилее белән котлады. Ә биредә “Ак калфак” оешмасы филиалын булдыру кирәклеге турында әйткәч, хатын-кызлар бертавыштан кул күтәрделәр. Бу шатлыктан мин, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы буларак та, оешманың рәисе урынбасары буларак та, җырламыйча түзмәдем.

Яшьлегендә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең иң талантлы башкаручысы буларак танылган, ә хәзер Камышлы авылында яшәүче Гөлчәчәк Гатауллинаның чыгышы да бик матур булды. Ә шулай да, “Вокал” номинациясендә беренче урын яшь һәм бик талантлы Юлия Кариповага  тапшырылды. Аның бу җиңүе өчен музыка укытучысы Альбина Мәхмүтовага һәм әнисенә – Гали авылы Мәдәният йортында хореография коллективы белән җитәкчелек итүче Гөлнара Кариповага, рәхмәт әйтергә кирәктер. Сүз уңаеннан, Гөлнара Карипова да заманында “Ялкынлы яшьлек”нең биючесе иде бит. Хәзер ул шушы авылда үзенә алмаш әзерләү белән шөгыльләнә.

Тамашачы өчен фестиваль бик тиз үтеп китте, минемчә. Халык рәхәтләнеп ял итте, үзләренең артистлары өчен җан атып, җиңү теләп утырды. Иң зур рәхмәтләрне оештыручыларга – Гали авылының Мәдәният йорты җитәкчесе Равил Манашевка, авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевка, районның “Туган тел” оешмасы рәисе Расих Латыйповка һәм аның командасындагы Кәүсәр Шәйхетдинова, Фәһимә Зарипова, Зөлфия Асылгәрәеваларга әйтергә кирәктер. Алар һәр чарада дустанә һәм җылы атмосфера оештыра беләләр, шуңа да чыгыш ясаучылар арасында көнчелек тә, үпкә хисләре дә юк.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына да, шушы фестивальне оештырып, авылларыбызда яшәүче талантларны табу һәм барлау мөмкинлеген биргәне өчен, рәхмәтләребез зур. Киләчәктә дә “Халкым минем” фестивале яңадан-яңа талантларны ачу эшенә үз өлешен кертер, дип ышанабыз. Татарлар арасында яшеренеп ятучы моңлы сандугачлар байтак бит әле.

Айсылу ӘБДИЕВА
Бердәмлек

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*