tatruen
Инкыйразмы, әллә?..

Инкыйразмы, әллә?..

VI съездның үзенчәлеге

Көтелгән көннәр җитеп, дөньяның дистәләрчә илендә, Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләрендә яшәүче татар милләте вәкилләренең алтынчы зур җыены үтеп тә китте. Әлеге чара, һичшиксез, Татарстанның, Россиядә һәм башка дәүләтләрдә яшәүче халкыбызның һәм халыкара җәмәгатьчелекнең тарихына кереп калачак. «Татарлар килә!», «Татарлар хәрәкәт итә!» дигән хәбәр, «татар ничек яши?» дигән сорау күптәннән беркемне дә битараф калдырмый. Чөнки татар халкы үзенең төрле тарафка сибелгәнлеге, тирән һәм катлаулы тарихы, яшәгән илләрендә белемгә, мәдәнияткә омтылуы, тырышлыгы, тугандаш һәм якташ халыкларга дустанә мөнәсәбәте белән аерыла. Язмыш аны яхшылык, сабырлык, яңалыкка омтылу ярдәмендә исән-имин калырга өйрәткән. Бигрәк тә авыр сынаулар, хәтәр бәлаләр чорында югалып калмау, яшәү җаен табу омтылышы хаклыбызны уятып җибәрә, фикердәшләр эзләргә мәҗбүр итә.

Гомумтатар корылтае бүгенге матди, иҗтимагый-сәяси вазгыяттә, глобализация давылы көчәйгәндә, хәтта алман, француз, кытай, рус кебек дәүләтле, зур санлы милләтләрнең дә үз тарихы һәм дөньяда тоткан урыны өчен борчыла торган чакта җыелды. Гомуми манкортлык, инкыйраз чалымнары көчәйгән хәзерге заманда төрле халыклар милли үзенчәлекләрен сакларга тырышалар, үз хокукларын яклау өчен берләшәләр, глобализациягә каршы торырга омтылалар. Дөрес, әллә ни зур уңышка ирешүчеләр күренми. Дөньяда милли һәм дини, терроризм, социаль-сәяси каршылыклар кимеми, манкортлык, аерым катламнарның әрсезлеге арта гына. Заманасы шундый!

Яшь буын заманча технологиягә, яшәү стандартларына һәм гомуми мавыгуларга тартылган чакта җыелды корылтаебыз. Туган телнең кулланышы, буыннар бәйләнеше, туган як һәм нәсел тарихы, татар милләтенең һәм Татарстанның берләшү ысуллары актуальләшкән чорда мондый җыен безгә бигрәк тә кирәк иде. Шуңа күрә татарның исән-имин булуын, Татарстанның барлыгын һәм алдынгы, гүзәл республика булуын, Казанның матурлыгын күрсәтүче корылтай милләтне, һәммә кардәшләребезне шатландырды, үзебездә горурлык хисләре уятты.

Минемчә, алтынчы съездның төп йомгагы шуннан гыйбарәт.

Сүз нәрсә турында барды?

Без 1992 елның 19 нчы июнендә беренче тапкыр җыелып сүз куешыбызны онытмыйбыз. Без бар, без исән, 25 ел элек җыелганнан соң алга баруыбызны туктатмыйбыз, камилләшү, саклану, үсү юлларын эзлибез, Аллаһы боерса, бердәм булсак, чишелмәгән төеннәрне чишәрбез.

Аллага шөкер, барысы да алдан планлаштырганча, матур итеп, бәйрәмчә һәм эшлекле төстә үтеп китте. 2 нче августта делегатлар Фәннәр академиясендә һәм мәдәният министрлыгында, Казан милли-мәдәният үзәгендә оештырылган өч бәхәс мәйданчыгында төп юнәлешләрдәге проблемаларны тикшерделәр. Туган тел һәм милли мирас, эшкуарлык, гаилә һәм демография мәсьәләләре буенча ачыктан-ачык сөйләшүдә 70 ләп чыгыш яңгырады. Алар арасында җаваплы белгечләрнең махсус әзерләгән хисап нотыклары да бар иде. Мөһаҗирләр музее төзү, чит илләрдә яшәүче татарларның ядкәрләрен туплау турында аерым сөйләшү булды.

3 нче августта М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында 1000 нән артык делегат һәм шәрәфле кунак иртәдән кичкә кадәр пленар утырышта катнашты. Президиумга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе, съездның оештыру комитеты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин, Россия Президенты администрациясе, Дәүләт Думасы, хөкүмәте вәкилләре, татар дөньясының атаклы вәкилләре сайланган иде. Алар һәм залда утырган район, шәһәр җитәкчеләре, республика министрлыклары вәкилләре пленар утырышның соңгы минутына кадәр бергә булдылар. Шәрәфле кунаклар да төрле илләрдә, төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребез белән бергә татар халкын кызыксындырган, борчыган мәсьәләрне тикшерүдә катнаштылар. Алдан әзерләнгән резолюция, мөрәҗәгатьләр, татарларның халыкара оешмасы уставына үзгәрешләр кертелү расланды, идарә итүче структура – бу юлы ул Милли шура дип аталган «кече корылтай» – сайлап куелды.

Ерак юллар үтеп килгән делегатлар тагын ике көн дәвамында таралышмыйча, Татарстанның икътисади мөмкинлекләре, социаль үсеше, мәдәнияте, район-шәһәрләре белән таныштылар. Үзара аралашу, гапләшү, танышу, адрес-киңәшләр алмашу дәвам итте. Шул ук опера һәм балет театрында татар халкының сәнгать осталарны концертын делегатлар гына түгел, «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы аша җаны теләгән һәркем карады. Бу вакыйгаларның хатирәсе меңләгән татарның хәтерендә, кулындагы фото-видеокамераларында сакланып, төрле тарафларга таралды, алар беркайчан да онытылмаячак.

Үзебез сайлаган юллар

Алтынчы съезддан соң милли тормышыбызда нинди үзгәрешләр булыр? Нинди карарлар кабул иттек, аларны кем, ничек үтәячәк соң? Безнең корылтай эшнең ахыры түгел, яңа чорның башы гына. Мең кеше берьюлы бер үк төрле уйлый алмый. Төрле төбәк, матди, мәдәни һәм рухи халәт тәэсирендә, кайчак хәтта диннәр һәм телләр, сәяси идеаллар үзгә булса да, милләтнең уртак кыйбласы бар. Съездның карарында күрсәтелгәнчә, татар халкы туплану, гореф-гадәтен, мәдәниятен, телен саклау юлыннан бара, ул Татарстанны, милләтнең төп Ватаны булган Россия Федерациясен үстерүне, позитив хезмәттәшлекне яклый, төрле каршылыкларга, яшәгән илебезгә басым ясалуга каршы тора.

Татарстан ныгый, зур үсеш юлыннан бара, милләтебезгә терәк булып тора. Бөтен татарлар Татарстан Республикасын якларга, сакларга тырыша, аның Президентының дәрәҗәсен, уңай  нәтиҗәләр бирүче Казан-Мәскәү Шартнамәсен хуплый. Татар конгрессы корылтайларының карарлары нигезендә бик күп милли чаралар оештырылды.

Татар конгрессы каршында махсус иҗтимагый структуралар төзелеп, милләтебез өчен иң кирәкле юнәлешләр буенча форумнар, бәйгеләр, җыеннар үткәрелде. Хәзер үзара аралашу, очрашу мөмкинлекләре артты. Милли кичәләр, бәйрәмнәр күбрәк үтә. Татар оешмалары белән Татарстан җитәкчеләре, әдипләре ешрак очраша, башка төбәк хакимиятләре белән килешүләр төзелә. Хатын-кызлар, яшьләр, эшкуарлар, татар авыллары, укытучылар, журналистлар, туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмалары эшли башлады. Татар халкы тарихы язылып, 7 томлык тарих басмалары, хәтта Алтын Урда тарихы Казанда да, чит илләрдә тәкъдим ителде. Күпме мәктәп, гимназия, югары уку йортына кереп, һөнәр алу, милләт тарихын, мәдәниятын өйрәү форсатлары бар. Яңа төзелгән сәнгать үзәкләре, иярченле телевидение, радиотапшырулар, гәзит-журнал, китап бастырулар, интернет челтәрләре безне туплый һәм яшәтә. Ә тагын күпме булдыклы, алдынгы фикерле, фидакәр кешеләребез бар безнең! Беркайчан да милләтебез бу кадәр саллы итеп алга таба үсеп киткәне юк иде. Корылтайда менә шул турыда сөйләшеп, милләтебезнең яшәеш, үсеш потенциалын искә алдык.

Җитәме соң болар безгә? Инде бөтен дөньяда Сабан туйларын үткәрү, Татарстан Президенты, хөкүмәте салган чыгымнар, Дәүләт Советы, муниципаль идарә, гуманитар оешмалар салган көчләр нинди нәтиҗәләр бирә соң? Алар милләткә сакланып калу, үсү гарантиясе бирәме? Делегатлар моны да яшермәде. Җитми шул. Гарантия дә юк. Телне, мәдәниятне саклау, рухи кыйммәтләребезне миллионнарча татарга тарату, манкортлыкка каршы тору бик авыр. Бигрәк тә яшьләрне милләткә җәлеп итү кыен.

Чишелмәгән төеннәр бар

Съездның резолюциясендә милли берләшмәләргә ничек хәрәкәт итәргә кирәклеге әйтелгән. Мәгариф системасын камилләштерү, милли мәктәпләрдә укучыларга БДИне туган телдә бирү, туган телне өйрәнү, куллану буенча норматив-хокукый документлар кабул итүне сорап РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итәргә булдык. Туган телне куллану, аны өйрәнү проблемалары иң кискеннәрдән булып кала. Аны гамәлгә кую буенча уртак платформа булдыру бурычы куелды. Хәзергә гуманитар галимнәрнең, хокукчы һәм педагогик кадрларның зиһене телне яшәтү чараларын күрүгә әзер булмавы корылтайның пленар утырышында да, бәхәс мәйданчыгында да ачык күренде. Куелган кайбер сораулар шушы җитешсезлекләрне бетерү, әйтелгән тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру чаралар комплексын булдырырга карар ителде. Моның белән шөгыльләнү башкарма комитетны багучы абруйлы совет – 75 кешелек Милли Шура төзелде, аның башына Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев куелды.

Кайберәүләр бу Шураны татар конгрессы урынына куелган яңа структура дип бәяләсә дә, чынлыкта мондый абруйлы совет, аның президиумы хәл ителмәгән мәсьәләләрне милли җәмәгатьчелек һәм дәүләт вәкилләре белән берлектә хәл итә алырга тиеш. Чирек гасырдан соң аз гына булса да үзгәрешләр кертү табигый. Гомуми проблемаларны хәл итү өчен тагын 5 елдан соң корылтай үткәреп, сүз куертасы юк. Милли шура күзәтүчелегендә эшләүче Башкарма комитет рәисе агымдагы эшләрне алып барачак. Төбәкләрдәге милли оешмаларның үзара килешеп эшләве, федераль милли-мәдәни автономия Советы белән хезмәттәшлек мәсьәләсе дә чишелергә тиеш. Гомумән, милли җәмәгатьчелек һәм хакимият органнары арасында вакәләтләрне яңадан карап чыгасы, тәртипкә саласы бар.

Инкыйразмы, яңарышмы?

Әлбәттә, хәзер шартлар, мөмкинлекләр үзгәрде. Җирнең теләсә кайсы почмагына бер мизгелдә язмаларны, хәбәрләрне, радио, телевидение тапшыруларын, аерым сурәтләрне, җыр-моңнарны һәр татарга җиткерү форсаты бар. Хәзер бөтенләй башкача эшләргә була. Кайвакыт интернет, телевидение күпере аша очрашулар, җыеннар үткәрергә дә мөмкин.

Татар халкының алтынчы корылтае тәмамланса да, аның эшчәнлегенә һәр милләттәш, һәр оешма катнаша ала. Заманча эшләү, берләшүнең хәзерге яшьләргә кулай ысулларын куллану вакыты җитте.

Корылтайда яңгыраган чыгышларны tatar-congress.org интернет сәхифәсендә карап, шунда ук карарлар белән танышу, һәр оешманы барлап, аның милләт тормышында тоткан урынын билгеләү чоры җитте.

Съездның иң югары ноктасы – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның чыгышында Казан-Мәскәү Шартнамәсенең ни өчен кирәк булуы турында фикерләре яңгыраганда булды дип саныйм. Татарстан белән Мәскәүне каршы кую түгел, федерацияне ныгыту белән шөгыльләнүче татарларны аңларга, безнең гамәлләрне аңлатырга да кирәк. Татарлар чигенмәсен өчен һәр милләттәш үзе торган урында Татарстанның, милләт мәнфәгатьләрен яклый ала.

Съездның тагын бер кульминация ноктасы күренекле мәгърифәтче Кәмәрия Хәмидуллина чыгышына туры килде. Ул милли мәгарифне үстерү, федераль үзәкнең сәясәтен алыштыру турында җитди тәкъдимнәр кертте. Барлык фикерләрне, кискен һәм кызыклы фактларны уртага салып, бергәләп тишерергә насыйп булсын. Дәүләтнең махсус программалары, татар конгрессының, милли оешмаларның җиң сызганып эшләве бик яхшы тәэсир калдырса да, хәзер эшнең һәм чирек гасыр барган нәтиҗәләрен күрәсе килә. Бүгенге милли вазгыятьне Гаяз Исхакый әйтеп калдырган инкыйраз дип бәяләргәме? Әллә хәзерге хәлне яңарыш күренеше дип билгеләргәме? Алтынчы корылтай уяткан мондый сорауларга җавапларны бергәләп эзлисе иде.

Римзил ВӘЛИЕВ, 
“Халкым минем” газетасы
Август, 2017

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*