tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КАЗАН КУНАК КӨТӘ
КАЗАН КУНАК КӨТӘ

КАЗАН КУНАК КӨТӘ

Бу атна ахырында, ягъни 15-17 май көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килде. (Аның оешуында безнең «Сөембикә» журналының турыдан-туры катнашы бар! Беренче җитәкчесе дә журналның элеккеге редакторы Роза Туфитуллова иде.)

«Ак калфак» бүгенге көндә татарлар күпләп яшәгән урыннарда татар мәктәпләре һәм гимназияләр, якшәмбе мәктәпләре оештыруда ярдәм итә, телне, гореф-гадәтләребезне, татар гаиләсен, аның кыйммәтләрен саклау һәм үстерүгә үз өлешен кертә: «Яшь гаилә», «Яшь әни» мәктәпләре оештыра, татар гинекологлары арасында максатчан эш алып бара (Күкрәк сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми – сабыйлар күкрәк сөте имеп үсәргә тиеш! Милләт аналары гына милләт балаларын тудыра!), балалар бакчаларында бишек җырларын җырлауны кертү өчен тырыша… Язучылар, рәссамнар иҗат иткән әсәрләрендә хатын-кызны зурласын, күтәрсен өчен махсус бәйгеләр оештыра. Яшьләрне кул эшләренә өйрәтү өчен сөлге, кулъяулык чигү бәйгеләрен дә «Ак калфак» оешмасы башлады.

Быел форумда Татарстаннан – 150, Россия Федерациясе регионнарыннан – 250, чит илләрдән 100 делегат килүе көтелә. Шулай ук чарада 150дән артык махсус чакырулы, мәртәбәле кунаклар да катнашачак.

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы программасы кысаларында пленар утырыш,  Арча районының уку-укыту йортларының белем бирү һәм тәрбия системасы белән танышу,  Габдулла Тукайның мемориаль комплексына сәяхәт (Арча районы, Кырлай авылы) каралган. Шулай ук делегатлар Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында И. Мәхмүтованың «Мәхәббәт чишмәсе» спектаклен караячаклар, «Казан» бию ансамбленең концертын тамаша кылачаклар.

Гөлнур Хәсәншина,
syuyumbike.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*