tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда узачак “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы быел яңалыкларга бай булачак
Казанда узачак “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы быел яңалыкларга бай булачак

Казанда узачак “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы быел яңалыкларга бай булачак

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы да шушы көннәрдә узар дип көтелә. Ике пленар утырыш да 18 декабрьдә «Корстон» комплексында үтә.

17-20 декабрь көннәрендә Казанда узачак “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы быел яңалыкларга бай булачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Быелгы чара ялгызы гына узмаячак. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы да шушы көннәрдә узар дип көтелә. Ике пленар утырыш да 18 декабрьдә «Корстон» комплексында үтә. «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы төшкә кадәр булса, Милли шура утырышыныкы төштән соң. Беренчесендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Яңалыкларга килгәндә, бердән, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы алдыннан татар милли ашлары күргәзмәсен оештырырга булганнар. Анда аш-су осталары гына түгел, ресторан һәм кафе хуҗалары да, шушы юнәлештә эшләүче белгечләр дә чакырылган. Шунда ук мастер-класслар үткәрү дә каралган.

Икенче яңалык: 17 декабрь көнне “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына килүчеләр өчен Татарстан Фәннәр академиясендә республиканың берничә министрлыгы вәкилләре катнашында уку-укыту чарасы булдыру каралган. Анда чит төбәкләр һәм илләрдә яшәүче эшмәкәрләр белән үзара элемтәләр, уртак проектлар булдыру мөмкинлекләре каралачак.

Өченче яңалык: ике чарага да килгән кунаклар “Kaзaн Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узачак ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын башлап җибәрүгә багышланган тантанада да катнашачак.

Эшмәкәрләрне Лаеш районындагы “Рамай” фермер хуҗалыгына, Казандагы “Химград” технополисына һәм Иннополиска алып бару планлаштырыла. Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе, татар эшмәкәрләренә булышлык итү Бөтендөнья ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев, бүген безнең алда хәләл индустрияне үстерү бурычы тора, дип, “Рамай” хуҗалыгын үрнәк итеп китерде.

– “Рамай” җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов яңа технологияләрне кулланып эшли, “Кәүсәр” бренды астында үз продукциясен экспортка чыгару җаен да карый. Экспорт, инвестицияләр, логистика – Татарстан өчен болар иң актуаль юнәлешләр, – диде ул.

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы белән Милли шура утырышына Россиянең 63 төбәгеннән һәм 29 чит илдән 660 вәкил катнашуы көтелә.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*