tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәҗбүр итеп кенә телне саклап калып булмый – Татарстан парламенты Рәисе

Мәҗбүр итеп кенә телне саклап калып булмый – Татарстан парламенты Рәисе

Бүген Казандагы “Корстон” комплексында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы уздырылды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

Пленар утырышта чыгыш ясаган Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рашат Якупов Казандагы элмә такталарының 5 процентының гына татар телендә булуын, яшьләр арасында популяр чит ил фильмнарының татарчага тәрҗемә ителмәвен билгеләп, телебезгә дәүләт тарафыннан игътибарны көчәйтү кирәклеген әйтте. Ул Татарстанда татар теленең кулланылышын, икетеллелекне контрольдә тоту буенча дәүләт органы, шулай ук омбудсмен вазифасын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Әлеге тәкъдимне резолюциягә кертү ихтималы да каралды.

Пленар утырыштан соң, журналистлар белән әңгәмәсендә Фәрит Мөхәммәтишин әлеге тәкъдимгә карата үзенең фикерен белдерде. Ул бу төр тәкъдимнәрнең беренче мәртәбә генә яңгырамавын билгеләп үтте. “Комиссия оештырып, рус телендәге тапшыруларны, фильмнарны татарчага тәрҗемә итеп, радио, телевидение аша халыкка җиткерү заруриятенең әйтелгәне бар. Тәкъдим резолюциягә кертелгән очракта, без бу мәсьәләне Хөкүмәт белән берлектә карарга әзер”, – диде. Шулай да, Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, татарлар туган телләрен, иң беренче чиратта, үз теләкләре белән, тырышып, гаиләдә саклап калырга тиеш. Ул дәүләтнең мәҗбүр итү юлы белән татар телен өйрәтүенең нәтиҗәсенең озакка барачагына шик белдерде.

“Омбудсменнар да, башка вазифалар да булдырылыр, ләкин татарлар үзләре гаиләдә татарча сөйләшмәсә, мәҗбүр итеп кенә телне саклап калып булмый”, – дип төгәлләде сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*