tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар руханилары форумы, Изге Болгар җыены турында Ренат Вәлиуллин һәм Рөстәм Батров аңлатма бирә
“Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар руханилары форумы, Изге Болгар җыены турында Ренат Вәлиуллин һәм Рөстәм Батров аңлатма бирә

“Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар руханилары форумы, Изге Болгар җыены турында Ренат Вәлиуллин һәм Рөстәм Батров аңлатма бирә

12-14 июньдә Татарстанда “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар руханилары форумы уздырылачак. Анда Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән 900 дин әһеле – имамнар чакырулы. Хәзергә аларның 870е форумга киләсен раслады, арада 38е – остабикә. Делегациянең иң күп санлысы Башкортстаннан – 104 кеше, шулай ук, беренче тапкыр буларак, Кырым мөфтиятеннән дә 10лап вәкил килә. Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һ.б. югары даирәләрнең катнашуы көтелә. Делегатлардан иң өлкән кешегә 89 яшь булып, ул Калининград өлкәсеннән, иң яше – 20 яшьлек имам Башкортстан Республикасыннан киләчәк. Гомумән, имамнар арасында яшьләрнең арта баруы милләттәшләребез арасында традицион ислам динебез үсешенә өмет сала.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән видеоконференциядә шушы форумга һәм 14ендә булачак Изге Болгар җыенына кагылышлы мәсьәләләр чыгарылып, анда катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин шундый белешмә бирде.

Журналистлар белән очрашуга килгән ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров исә Бөтенроссия татар руханилары форумы турында аңлатма биреп, ул татар халкын дөнья киңлегендә саклап калу өчен, мөфтиятләрнең үзара тыныч эшләве бәрабәренә имамнарны очраштыру мәйданы буларак оештырылды, дип, милләт мәсьәләләрен дин белән бергә бәйләп алып бару заруриятенә игътибарны юнәлтте. Татарстанда 1,5 мең мәчет бар дип горурланабыз, ләкин аларның 80гә якыны ачылмый, кайсыларына картлар гына җомга намазларына йөри, дип, бу проблемада имамнарның эшләп бетермәүне сәбәпләрнең берсе буларак китерде, хәзер имам үзе халыкка килергә тиеш, дигән фикер әйтеп, хәзрәт аны дәлилләде. Форум исә уртак сөйләшүләр барышында проблемаларны уртага салып, гамәлләр планын төзергә, эш юнәлешен билгеләргә, татар халкының рухи тормышын җанландырырга ярдәм итә, этәргеч бирә, тулаем алганда, татар халкын саклап калырга булыша, дип саный Рөстәм хәзрәт Батров.

Шул рәвешле, “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар руханилары форумы 12 июнь көнне көндезге 4 нче яртыдан башлана һәм 3 секция утырышы була: “Татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең тоткан урыны һәм роле” (“Казан” милли мәдәният үзәге), “Исламда социаль хезмәт итү” (ТР Фәннәр академиясенең актлар залы), “Дөньяви җәмгыятьтә исламның тоткан урыны” (КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты).

13ендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында иртәдән кичәк кадәр пленар утырыш була, резолюция кабул ителә.

14 июньдә делегатлар Изге Болгар җыенына бара. Р.Вәлиуллин ышандырганча, халыкны автобуслар Казаннан “Ярдәм”, “Болгар”, “Гаилә”, “Әл-Мәрҗани” мәчетләре яныннан иртән иртүк алып китә: барырга теләүчеләр шушы мәчетләр белән элемтәгә кереп, урын алу өчен теркәлергә тиеш була.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*