tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мондый форумнар яшьләрне берләштерә – Рөстәм Миңнеханов
Мондый форумнар яшьләрне берләштерә – Рөстәм Миңнеханов

Мондый форумнар яшьләрне берләштерә – Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатларына мөрәҗәгать итә. Аның сәламләү хатыннан берничә юлны бүген форумның Казанның “Корстон” комплексында уза торган пленар утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укып узды.

“Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучы милләттәшләр! Кадерле дуслар! – дип мөрәҗәгать итә Рөстәм Миңнеханов яшьләргә. “Сезне тарихи ватаныбыз – кунакчыл Татарстанда кайнар сәламлим. Мондый форумнар яшьләрне берләштерә, республика белән таныштыра. Без яшьләр белән эшләүгә зур әһәмият бирәбез, һәм киләчәктә дә шулай булыр. Форумда катнашу сезгә яңа мәгънә бирер дип ышанам. Монда яңа дуслар табып, алар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырсыз дип уйлыйм. Барыгызга да исәнлек-саулык, имиинлек телим”, – диелә Президент сәламләвендә.

Фәрит Мөхәммәтшин хатны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинга бирде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*