tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нихәл, онлайн милләт-3”: КАРАНТИН ШАРТЛАРЫНДА МИЛЛИ РУХЫБЫЗ ИСӘН КАЛСЫН ДИСӘК…
“Нихәл, онлайн  милләт-3”: КАРАНТИН ШАРТЛАРЫНДА    МИЛЛИ РУХЫБЫЗ ИСӘН КАЛСЫН ДИСӘК…

“Нихәл, онлайн милләт-3”: КАРАНТИН ШАРТЛАРЫНДА МИЛЛИ РУХЫБЫЗ ИСӘН КАЛСЫН ДИСӘК…

Таҗлы вирус эпидемиясен кичергәннән  соң да татар халкының  онлайн мәдәни мохитен сакларга һәм киңәйтергә кирәк!

ЗӘХМӘТЛЕ ҮЗБИКЛӘНҮНЕҢ БЕР ФАЙДАЛЫ ЯГЫ

Таҗлы вирус дигән зәхмәт хәзергә  илебездә һәм Татарстанда тулысынча җиңелмәсә дә, республикада икътисади хәрәкәт башлана. Күпчелек зур  оешмалар һәм  кибетләр ачыла. Төзелеш, транспорт, иң кирәкле продукцияне җитештерүче завод-фабрикалар эшли башлый. Чималы, финанс чыганаклары һәм җитештергән продукцияне алучы гына булсын! Карантин чорындагы саклану чаралары да элеккечә үтәлергә тиеш. Ә милләт ничек? Һәркем үзенчә елый, көлә. Һәр кавемнең  дине-горефе, яшәү рәвеше үзенчә.

Эпидемиягә каршы тору милли ихтыяҗларны “нуль”гә тигезләмәде. Шомлы эпидемия көннәрендә дә “Зөләйха күзләрен ача” сериалы, актуаль милли темалар иң кайнар бәхәсләр уятты.

Чыннан да, карантин вакытында да милли-мәдәни яшәеш туктап калмый. Киресенчә, чисталык, тәртип яраткан милләтләр хәзер үрнәк күрсәтә. Мәсәлән, адым саен кул юучы, битлек киеп йөрүче, урам-йортларга тузан төшермәүче, кул бирмичә, баш иеп кенә исәнләшүче  японнар. Аларга әллә ни үзгәрү кирәкмәгәндер. Вирус халыкларның теленә, тарихына, сәнгатенә, горефенә кизәнми ич? Ни булса да, тормыш дәвам итә!   Матбугат, заманча коммуникацияләр  төрле якларга чәчелгән татар халкын энҗе мәрҗәндәй уртак җепкә  тезергә ярдәм итә. Моңа беркем дә  киртә сала алмый.

Әйе, элек безнең милләтне дәүләт чикләре,  биек коймалар, ерак аралар  бүлгәләсә дә, хәзер вәзгыять үзгәрде. Бер вирус бөтендөньяны  ике айда басып басып алды. Яшәү рәвеше дә стандартлашты. Хәзерге техника ерак араларны якынайтты.  “Бик ерактан килдек без, 70 чакрым җирне үттек без”, дип беркемне дә шаккатыра алмыйсың. Әби-бабаларыбыз: “Сагынганда айга кара, айда очрашыр күзебез”, дип җырлаганнар. Хәзер бер экранга, дисплейга карау да җитә. Күз карашларыбыз шунда очраша. Менә шулай мәгълумат технологиясе   милли тормышка да үтеп керә. Замана техникасы кардәшләрнең,  якыннарның газиз җанын, хис һәм фикерләрен, милләттәшләрнең  уртак  теләкләрен бер казанга салып, кайнатып бирә ала!

Беренчедән, хәбәрләшеп торырга, үз телебездә бер-беребезгә  эндәшергә теләсәк, кулыбызда  телефон  бар.  Нинди сүзне, нинди көйне ничек ишеттерәсең килә, шулай әйтеп җибәрәсең. Һәм сине җирнең икенче ягында ишетәләр, күрәләр. “Мобильник” ярдәмендә кемгәдер сәләм җибәрү, хәл-әхвәл сүзләре әйтү, җыр-көйләр, сурәтләр, тамашалар алмашу гадәти хәлгә әйләнеп бара. Бу бит сибелгән кардәшләр белән көндәлек сайрашу! Скайп дигән әкәмәт аша теләгән кеше белән  күзгә-күз аралашырга мөмкин. Болары  шәхси элемтә чаралары.  Шуңа өстәп, күмәк аралашу әсбаплары – газета, журнал, китап, радио һәм телевизор бар. Ниһаять, интернет челтәрендәге төркемнәр, youtube  каналлары  безне тупларга әзер торалар. Әгәр дә чынлап та  тупланырга ниятебез булса…

РУХИ АЗЫК ТАБУМЫ, КӘЕФНЕ КҮТӘРҮМЕ?

Мәдәният һәм матбугатның  бер бик тәмле сыйфаты бар. Алар гадәттә күңелне ача, кәефне күтәрә, җанны ял иттерә. Кайчак кайгыларны оныттыра. Сәхнәдә театр уйнау, концерт-тамашалар,  мәҗлесләрдә була торган күңелле җыр-биюләр, матбугат аша яки телевизордан, интернеттан килеп керүче  шигырь-фельетоннар, мәзәкләр… Хәтта сугыш кырына агитбригадалар килгәнен дә солдатлар көтеп торганнар. Ә хәзер шуларга өстәп, видео “приколлар”, җыр клиплары, мавыктыргыч фильмнар, үткен телле, зәһәр холыклы белгеч-блогер чыгышлары адым саен килеп чыга. Челтәрдәге, экрандагы милли тормыш менә шул формада бара. Һәм бу татар мәдәни мохитенең иң “куе” юнәлеше.

Хәзер “контент” (эчтәлек) дигән нәрсәгә таләп үзгәрде. Мәгълумат һәм мәдәният мавыктыргыч булмаса, бераз  “сары”  буяуга буялмаса, аны кулланучылар  аз була. Акыллы  мәкалә-чыгышларны  яратсак та, позитив мәгълумати продукт бик шәп үтми. Мавыктыргыч форма, актуаль эчтәлек белән генә кешеләрне  кызыксындырып була.

Менә шундый катлаулы хисләр белән быелгы язда һәм җәй башында өйләрдә, фатирларда үзюикләнеп утырдык. Телевизор мавыктырып, ашау-эчүне,  ягъни суыткычны “җиңгән” чаклар да булгандыр. Киресенчә, ашамлыкның тартымы өскә чыгарга мөмкин. Атналар буе өйдә утыргач, ни булмас…Күпләр ай ярым буе чәч алдырмыйча, кайберәүләр сакал-мыек җибәреп, озын көннәр буе телевизор, компьютер тәрәзәсе алдында утырып, башка вакытта уйлап та карамый торган глобаль бәләләр турында фикер йортте. Скайп аша телевидениегә татар телендә интервью биреп, гомум татар мохитенә  җиткерүчеләр дә  булды.  Кая бара бу тормыш? Тарих ничек булган¸нинди киләчәк көтә? Туган телне  тегермәнгә салып тартканда нишләргә?

ГЫЙЛЕМ ҺӘМ МӘГЪНӘ ТАРАТУ

Нәрсә турында язды, күрсәтте  соң бу көннәрдә  татарның массакүләм чаралары? Башкалар ничек эшләсә, татар каналлары да шулай ук хәрәкәт итте. Әлбәттә, хәзер аларның эчтәлеге үзгәрде. Милли мәгълумат мохите тиз генә вирус зәхмәтенә йөз белән борылды. Каян чыккан ул COVID-19? Кайда күпме халык чирләгән? Шифаханәләр, табиплар тормышы, эпидемиягә яраклашу, режимны бозу-бозмау, түрәләрнең халыкка биргән  күрсәтмәләре, вәгъдәләре. Өйдә утырганда котырып бии башлау, төрлечә шаярулар, яки үзбикләнү шартларында балалар белән уйнау, өйне ямьләү, аш-су пешерү. Болар барысы татар мәгълүмат мохитендә  бар. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә. Арада файдалы кисәтүләр, кызыклы ачышлар очрый. Почтальон китергән  матбугатмы, үзең абонтартмадан алып кайтасыңмы, барысы да менә дигән рухи күчтәнәч буларак хезмәт итә.

 Сүз уңаеннан шуны да әйтим: хәзер 2020 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу игълан ителгән. Шактый җайсыз чак бу.  Чөнки өйдә утырган кеше почтага сирәк керә. Акчасы да беткән аның. Ул иң кирәкле әйберне генә сатып ала. Ипи-тоз, ит-балык, яшелчә, кайбер эчемлек. Рухи азыкка рәт калмый. Бу фаҗига! Моның котычкыч нәтиҗәләре соңрак күренә башлар. Ничек хәтер-хәбәрсез яшәргә мөмкин? Дөньяның, илнең, яшәгән төбәкнең, район-шәһәрнең кая таба тәгәрәгәнен белмәсәң, классик һәм заманча мәдәниятне күрмәсәң, үзең дә, якыннарың да бөтенләй башка җан иясенә әйләнә башлый. Ярый әле бушлай карый торган телевизор, интернет тамашалары  кирәкле “контент”ны сезгә җиткерә алса…

Кыскасы, карантин бер үтеп китәр ул, ләкин аңа ияреп зыялы фикер, төпле мәгълумат, мәрхәмәтле хисләр байлыгы безнең мохиттән, милләттәшләребез зиһененнән чыгып очса, акыл-имансыз бәндәләр булып калуыбыз бик мөмкин. Шулай булгач, нидер укырга, күбрәк белергә, бер-ике булса да милли гәзит-журналга өлеш чыгарырга кирәк. Ярты елга 1-2 мең сум – әллә ни зур чыгым түгел. 183 көннең һәрберсенә 10 сум чамасы туры килә. Күңелегездә аз гына  татарлык калса, мөмкинлегегез булса, бүген үк почтага кереп матбугатка язылырсыз, яме! Татарлар Татарстанда 2 млн, Башкортостанда 1 миллоннан артык. 2-3 миллион татар башка төбәкләрдә яши. Аларның яртысы булса да туган телебезне белә. Чиреге булса да укый ала. Бу миллионнан артык әбүнәче дигән сүз. Ә тиражлар зур түгел. Иң популяр басмалар да халыкның бер процентын җәлеп итә алмый. Барлык татар басмаларының гомуми тиражын санасаң, 10 татарга бер нөхсә туры килә. Әле китапханәләр, мәктәпләр, төрле гуманитар оешмалар бар. Милли матбугатны тереләй күмү ул милләтне, Ватанны, ата-бабалар мирасын юк итү дигән сүз.

Хәзер интернет, телевизор заманы күтәрелештә. Юк, “кәгазь” матбугатны читкә ташларга беркемне дә өндәмим. Чөнки барыбер ташка басканны кулга тотып, рәхәтләнеп укый торган өлкән буын бар. Бизәкле-төсле, яхшы кәгазьгә басылган затлы журнал-китаплар  иң зиннәтле бүләк булып калачак.

Электрон әсбаплар да әүлия түгел. Виртуаль мәгълуматның кинәт кенә күздән югала торган гадәте бар. Ялган һәм ялгыш таратучылар өчен дә интернет бик җайлы корал.

Техникага ышанып булмый, ул ватылырга мөмкин. Әгәр дә сез яшәгән җирдә бер көнгә, бер сәгатькә электр уты сүнсә? Яки сезнең төбәктә интернет югалса: моның өчен өчен багана башындагы ретрансляторның, берәр электрон җиһазның ватылуы да җитә. Бөтенләй сукыр, колаксыз калу вариантлары бихисап! Ә менә кулыңа ташка басылган булып күренгән матбугат – газета, журнал, китап килеп керсә, ул һәрвакыт синең каршыңда булачак, бөтен гаиләгә, күрше тирә-якка җитәчәк.

“ОНЛАЙН” ДИГӘНЕН  НИНДИ ИКМӘККӘ  ЯГЫП АШЫЙЛАР?

Шулай да бу юлы шушы үзбикләнү көннәрендә гадәткә кергән онлайн тормыш, виртуаль вакыйгалар турында уйлап карыйк әле. Дөрес, гәзит-журналларның  да челтәрдәге электрон версияләре бар. Һәм шул сайтларда мәкаләләр дә, видеолар да тулып ята, димәк шул ук “кәгазь” басма интернет газетага да, телевидение каналына да әйләнә ала.  “Мульти-медиа” дигән әкәмәт шул була инде. Әйтер сүзең, күрсәтер тамашаң булса, “контент” барып җитәчәк. Әгәр дә мәгънә- фикер булмаса, ул бернинди хәлдә дә килеп җитми. Виртуаль рәвештә дә, офлайн, матди хәлдә дә сизелмәячәк. Булган контент-эчтәлек халыкка барып җитә. Әгәр дә ул булса…

Әлбәттә, хикмәт темалар сайлауда гына түгел. Хикмәт вакыйгаларга  мөнәсәбәт белдерүдә. Мәгълумат чарасын гамәлгә куючылар нинди темаларга күбрәк игътибар бирергә, нинди вакыйгаларны яктыртырга кирәклеген редакциягә җиткергәч, аның позициясен дә төшенеп була. Ләкин, ни генә булса да, мәкаләне  язучы кеше барыбер хакыйкатькә иярә, аңа буйсына. Ул күрәләтә ялганлый алмый,  үзенчә дөреслекне якларга тели. Һәм әйтергә тиеш тә! Ничек акны кара, яшелне күк дип язсын ул? Бу элек тә шулай булды, хәзердә хәл үзгәрми.

МЕНӘ СЕЗГӘ КОНТЕНТ – ЭЧТӘЛЕК!

Ачыгыз интернет сәхифәләрен, кабызыгыз радио-телевизорны, кулга алыгыз газета-журналны. Укыгыз, карагыз, тыңлагыз!

Анда татар телендә дә хәбәр җитәрлек. Татар халкы турында да. Татарча да, башка телләрдә дә. Нәрсә күрәбез соң без?

-Вирус, медицина, зәхмәттән саклану, чикләү-тыюлар. Бик аз гына булса да: бу шартларда реаль гамәлләр, яшәргә тырышу.

– Пандемия аркасында тормышның тукталып торуы. Икътисадның җимерелә башлавы, халыкның фәкыйрьлеккә төшүе. Картларга, ачларга ярдәм, химаячеләр, волонтерлар.

– Өйдә тик ятудан, эчкечелектән арыган адәмнәрнең котыруы, гаиләдә көч куллану (хатынны кыйнау), балаларны кыерсыту. Дөрес, Татарстанның хатын-кыз депутатлары, полиция саннарын өйрәнеп, республикада андый золымның артмавын әйттеләр. Хәзерлегә булсын, ышаныйк. Мәктәптән читтә, өйдәге компьютер аша  балаларны укыту газапларын ата-аналар бик яхшы төшенде.

ИНКЫЙРАЗДАН КОТЫЛУ  ФОРСАТЫН  ЫЧКЫНДЫРМАСКА!

Милли телевидение, радио тапшыруларында, интернет битләрендә  ниләр күзгә ташлана соң? Агымдагы  көнлек хәбәрләр, шигырь уку, актуаль темага җырлар башкару, гаиләдә балалар белән уйнау, булдыра алган кадәр җырлау, бию, артистларның клиплары, концерт язмалары. Татарча FM радиолар нәкъ патефон кебек – җыр артыннан җыр ага. Хәбәр булса да, ул бик сирәк. Актуаль темаларга кагылмыйбыз диярлек, чөнки халыкка кәеф сафа, күңел ачу тансык.

Татар интернетында да шул ук хәл. Русча эшләүче  интернет-сайтларга керү бер эчендә  27 процентка арткан имеш. Ә татарларда ничек? Татар интернетының  (күбрәк яшьләр  карый аны) кулланышын кемнәр нинди критерийлар буенча тикшерә? Ничә карасаң да 5-6 эксперттан  фикер сорыйбыз, башка фикерле кеше юк ахры бездә

Төп мәсьәлә: татар сәхифәләренә, татар язмышы турындагы ресурсларны караучыларның  саны әкрен арта. Татар халкының 7-8 миллион булуын мактанып әйтәбез. Ә кая соң татар интернет тармагында меңләгән, йөз меңләгән укучылар, караучылар? Социаль челтәрләрдәге “подписчиклар” санына юанып утырырга кала. Ләкин төркемгә керәм дип компьютер төймәсенә төртүчеләр белән реаль укучы-караучылар арасында зур аерма бар.

Татарча концертларга йөрүчеләр һәр вакыт күп булды. Аннары дисклар сату буенча рекордлар куелды. Артистлар, җыр театрлары үрчеде, концертка билет бәяләре “чеметә” башлады. Хәзер интернеттагы һәм сәхнәдәге эстраданы ничек бәяләргә? Хәзер татар мәгълумат мохитенең таркала, башка төр информташкынга күмелә башлавын сизәсезме?

Интернет һәр татар йортында бармы? Яшьләр өлкәннәрне  компьютерда эшләргә  өйрәтәме? Ә өлкәннәр яшьләргә тел, милләт, гореф- гадәт сабагын бирәме соң?

Милли оешмаларның сайтларын күпме кеше белә? Берничә ел үткәч, татарлар  мобиль телефон аша туган телдә яки татар “контенты” белән языша (хәбәрләшә) алырлармы?  Җаваплар гади булмас мөгаен…Чөнки үзебезнең көчебезне дә, зәгыйфь якларыбызны да беләбез.

Интернетта чыккан язмалар гадәттә кәгазь матбугатта бастырылмый. Үзләрендә актуаль һәм кызыклы  мәгълумат булмаса да. Яисә татар газета журналларында гаҗәеп кызыклы, саллы язмалар очраса да, аларның эчтәлеген радио-телевидениегә, интернетка куярга кирәк тапмыйбыз. Ялгыш бу! Чөнки “кәгазь” һәм виртуал чыганакларның аудиториясе бер үк түгел,  алар яшь буенча да, тәҗрибә, милли үзаңнары буенча да бер-берсеннән аерыла. Бер үк рухтагы мәгълумат мохите аларны туплар, куәтләндерер иде! Татарстанның төп мәглумат агентлыгы булган tatar-inform.tatar  карамагындагы intertat.tatar, рус телендә чыгучы sntat.ru  электрон басмалары, tatar-congress.org  порталы, “Идел” журналы idel-tat.ru һәм башка журналларның язмалары төрле мәгълумат ресурсларында да тәкъдим ителергә лаеклы минемчә. Хәтта  шушы ук бәхәсле язманың кайбер әлешләрен “кәгазь” газетада яки журналда чыгару, телеэкранда, интернетта бергәләп “чәйнәү” урынлы һәм мантыйклы булыр иде. Чөнки монда сүз гомуми мәсьәләләр турында бара. Хәзергә мондый экспериментлар куелмый. Шунлыктан мәгълумат мохите сүлпәнрәк.

Кыскасы, онлайн дөнья торыр өчен виртуаль мәйданнар, каналлар җитәрлек. Татар конгрессының порталы, Matbugat.ru порталы, татар газета журналларының  интернет сәхифәләре, “ Татарстан – Яңа гасыр” телекомпаниясенең тапшырулары һәм интернет сәхифәсе һәм башка ресурслар. Мәскәү татарлары, яшьләр клублары актив эшли. “Яңа гасыр” ике төрле форматта космос аша хәбәр, мәдәният тарата, балаларга “Шаян ТВ” сайрый. Күпме мөмкинлекләр, тарихта моңарчы  күрелмәгән мәдәни продукт, хәбәр чыганаклары! Аларны караучы, тыңлаучы, укучы  кирәк! Мәгълумат ресурсларын

Бәлки әле якын арада Сабантуйлары, зур форумнарга җыела алмабыз.  Хәзер митинглар, сәяси җыелышлар заманы түгел. 100 елын тутырган Татарстан Республикасын яклаучы, татар мәнфәгатьләрен алга сөрүче шәхесләр, иҗади проектлар һәм заманча, онлайн һәм гамәли проектлар  кирәк.

Бүген төбәкләрдәге милли хәлне белер өчен очыкычларга зур делегация төяп еракка бармаска да була. Компьютер аша конференция, туры элемтә, онлайн чара үткәрергә мөмкин. Моның өчен милли эшләр белән шөгылләнүчеләр өстәленә яхшы компҗютер, веб-камера, микрофон кую сорала. Һәм, әлбәттә, милләттәшләрнең скайп, zoom программалары белән эшли белүе кирәк. Без әзерме моңа? Кулдан киләме? 2-3 сәгатьлек киңәшмә өчен йөзәр, меңәр чакырым юл үтүгә караганда, челтәрдә очрашу җайлырак булачак. Кыйммәт тә түгел! “Сагынганда айга кара, айда очрашыр кузебез” – менә шул була инде. Димәк милләттәшләрне шул zoomнарда эшләргә, кесә телефоны белән кыска гына видеороликлар төшерергә, аларны монтажларга, интернетка куярга өйрәтүчеләр, моңа кирәкле акча һәм вакыт табарга кирәк булачак. Бу үзен бик тиз аклый торган мәшәкатьләр!

Бәлки вирус та чигенер,  икътисади хәл соңрак булса да җайга салына башлар. Ләкин мөгаен  бу дөнья элеккечә булмас. Шул исәптән татар дөньясы. Милли тормыш та, матбугат агымы да элеккечә акмас!

Милли тормышның  хәзерге шартларга яраклашуы һәм мәгълумат көзгесендә чагылышы турында “Нихәл, онлайн  милләт-3”  шәлкеменен ахыргы, дүртенче өлешендә укырсыз.

                          Римзил Вәлиев,
“Дөнья” интернет студиясенең баш мөхәррире.

Бу мәкаләнең алдагы бүлекләрен түбәндәге адреслардан ачып укыгыз!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*