tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Ринат Закиров: “Татар телен өйрәнү кешенең үзеннән тора”
Ринат Закиров: “Татар телен өйрәнү кешенең үзеннән тора”

Ринат Закиров: “Татар телен өйрәнү кешенең үзеннән тора”

“Ана теле” проекты аша татар телен өйрәнүчеләр әлеге проектның гамәлдә булуыннан бик канәгать һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәтле. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент депутаты, “Татарстан яңа гасыр —Татарстан новый век” депутатлар төркеме, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белдерде. Аның сүзләренчә, күптән түгел Чехиядә узган Европа татарлары альянсы утырышында чит илләрдә яшәүче татарлар “Ана теле”нә карата мөнәсәбәтләрен белдергән. Проект инглиз телен өйрәнү методикасына нигезләнеп эшләнгән.

“Татарстан Республикасы халыклары телләре мәсьәләләре республика тормышы, аның татар дөньясының башка өлешләре белән бәйләнеше өчен бик актуаль. Безнең хәзер төп проблемабыз — ул җәмгыятьтә телгә ихтыяҗ булмау. Глобальләштерү татар теленә тискәре йогынты ясый. Әмма татар телен өйрәнү кешенең үзеннән тора”, – диде Ринат Закиров.

Аның фикеренчә, республикада рус телен өйрәнү һич кенә дә кысрыкланмый. БДИ буенча күрсәткечләрнең елдан-ел югарырак булуы моңа дәлил, дип саный депутат.

Татар телен тагын да ныграк өйрәтү өчен Казанда интернатлы татар гимназиясе булдыру кирәк, ди ул. “Анда төрле төбәкләрдән сәләтле яшьләрне җыеп укытырга мөмкин булыр иде. Мондый интернат булдыру турында Республика Президенты 3 ел элек күрсәтмә биргән иде. Эш Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан мэриясендә тукталып калды”, – диде Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Ринат Закиров фикеренчә, тел авыллар хисабына яши, әмма авылларга соңгы елларда игътибар кимеде. Шуңа да, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты авыл җирлекләрендә эшмәкәрлекне үстереп, телне саклап калырга тырыша. Моннан тыш, конгресс инде берничә ел дәвамында төбәкләр һәм авыллар тарихына багышлап язылган китапларны туплап килә. Киләчәктә алар татар авыллары исемнәре тупланган басма чыгарырга планлаштыра.

Ул шулай ук Казандагы Сабан туеның ни сәбәпле күчерелүен дә хәбәр итте. “Белүемчә, май азагында Казанга Россиянең тарихи шәһәрләре һәм төбәкләре берлеге вәкилләре җыелачак. Аларга татарларның милли бәйрәмен күрсәтергә теләк зур”, – диде ул бу мәсьәлә буенча аңлатма биреп.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*