tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: Үзең исән чакта эшеңне ышанычлы кулларга тапшыру рәхәт бит ул
10.05.2017- П/к - Форум татарских религиозных дятелей (Фото: Александр Эшкинин/ИА Татар-информ)
10.05.2017- П/к - Форум татарских религиозных дятелей (Фото: Александр Эшкинин/ИА Татар-информ)

Ринат Закиров: Үзең исән чакта эшеңне ышанычлы кулларга тапшыру рәхәт бит ул

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров «Татар-информ» хәбәрчесенә вазифасыннан үз теләге белән китүен әйтте һәм үз урынында үзе тәрбияләгән кешенең — беренче урынбасары Данис Шакировның калуына шат булуын әйтте.

«Китүем берни белән дә бәйле түгел. Бернәрсә дә мәңгелек була алмый. Тормыш алга бара, үзгәрә, без дә үзгәрәбез. Яшьләр үсә тора. Үзем күптән үз тирәмдәге яшьләрне тәрбияләп, шушы юлга басарлык көнгә китердем. Яшьләргә тапшыру кирәк дип саныйм үзем. Үзең исән чакта үзеңнең эшне ышанычлы кулларга тапшыру рәхәт бит ул», — диде ул.

«Иң мөһиме: үзем тәрбияләгән кешенең минем урынга басуына канәгать. Ул эчкә җылылык бирә. Мин ихластан башкарган эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышаныч тудыра», — диде ул.

Ринат Закиров үзе эшләгән чордагы иң зур казаныш дип конгрессның структурасы барлыкка килү һәм халыкның үзаңы уянуын әйтте.

«18 ел эшләп, конгресс зур структурага әйләнде. Бөтендөнья татар конгрессының бөтен халкыбыз таныган абруе, ул үзеннән-үзе барлыкка килми. Аны бөтен халыкка аңлаешлы эшләр белән расларга кирәк иде. Төп уңышыбыз — халкыбызның үзаңын уяту уңышлы барды, ул үз агымы белән бара. Президент зур бурычлар куйды, планнар, стратегия безнең эшләребезнең зураячагына ишарә», -диде ул.

Ринат Зиннур улы Закиров 1948 елда Чистай районы Нарат-Елга авылында туган, тарих фәннәре докторы. 2002 елдан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе. 2017 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе. 2004-2019 еллдарда ТР Дәүләт Советы депутаты.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*