tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәйхразиев: Авыл эшмәкәрләре җыенында яңгыраган тәкъдимнәр эш планына кертеләчәк
Шәйхразиев: Авыл эшмәкәрләре җыенында яңгыраган тәкъдимнәр эш планына кертеләчәк

Шәйхразиев: Авыл эшмәкәрләре җыенында яңгыраган тәкъдимнәр эш планына кертеләчәк

Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев VII Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены куелган бурычларны үтәде дип саный. “Без эшмәкәрлекнең авылны саклаудагы ролен күрсәтергә теләдек. Эшмәкәрлек, тырышлык, эш урыннары булдыру, хәйриячелек кебек юнәлешләрнең татар авылын саклавын ассызыкладык, авыл эшмәкәрләренә бер-берсе белән тәҗрибә алышу мөмкинлеге бирдек. Шуңа җыен нәтиҗәле үтте дияргә була”, – дип аңлатты Васил Шәйхразиев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Милли Шура рәисе сүзләренчә, быелгы җыенны оештыруда яңа алым кулланылган. Татар авыл эшмәкәрләре үтенече буенча, җыенга чакыру хатлары төбәк җитәкчеләренә, губернаторларга җибәрелгән. “Мин 37 губернатор исеменә хатлар язып юлладым һәм күбесенең реакциясе безнең өчен уңай булды”, – диде Шәйхразиев. Аларның күбесе, үз төбәкләрендәге татар эшмәкәрләре белән кызыксынып, Казанга җыенга барасы кандидатларны барлаган, ярдәм тәкъдим иткән. “Без хатларны төбәк җитәкчеләренә юллау стандартын керттек һәм алга таба да аны кулланачакбыз”, – диде Милли Шура рәисе.

Җыенының нәтиҗәләренең уңай булуын җыен программасының эшмәкәрләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелү дә билгели, диде Шәйхразиев. “Без җыенга әзерләнгәндә үк эшмәкәрләрдән “сезнең нинди форматларда эшлисегез килә” дип сорадык. Шуның өчен җыенның беренче көнендә алар өчен төрле юнәлешләрдә дискуссия мәйданчыклары оештырдык. Без эшмәкәрлек тормышын гына күрсәтмәдек, без авылны һәм аны саклап калу юнәлешләрен күрсәттек. Өченчедән, без эшмәкәрләргә бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге тудырдык. Алар бер-берсе белән тынышып, тәҗрибә уртаклаштылар”, – диде ул.

Васил Шәйхразиев җыенның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуын да билгеләп үтте. “Җыенны җиденче тапкыр үткәрәбез, җидесендә дә безнең Президент Рөстәм Нургалиевич катнашты, ул һәрвакытта да безгә билге куя, сорауларга җавап бирә, безгә карарлар биреп, икенче елларга ничек эшләргә кирәк дигән фикерләрен җиткерә. Аның тәкъдимнәре безнең өчен законга әйләнә”, – диде ул.

Пленар утырышта эшмәкәрләр тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәр һәм Президент киңәшләре алга таба эшләү программасына кертеләчәк, дип аңлатты вице-премьер. Татар авыл эшмәкәрләренең сигезенче җыены киләсе елда март аенда Казанда узачак. “Икенче елга форумны үткәргәндә аңларга кирәк: без бер ел эчендә шушы очрашуның файдасын таптыкмы, шушы файданың нәтиҗәлелеген ничек арттырып була, бер-беребезгә ничек ярдәм итеп була. Без шул юнәлештә эшләргә тиешбез. Киләсе елга җыен тагын да нәтиҗәлерәк булырга тиеш”, – дип билгеләп үтте Шәйхразиев.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/04/159195/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*