tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / “Татар халкының милли этник тәңгәллеген саклау дәүләт программасы (2014-2016 нчы елларга)” һәм аны гамәлгә ашыру механизмнарының БТК БК ягыннан адымнары каралды
“Татар халкының милли этник тәңгәллеген саклау дәүләт программасы (2014-2016 нчы елларга)” һәм аны гамәлгә ашыру механизмнарының БТК БК ягыннан адымнары каралды

“Татар халкының милли этник тәңгәллеген саклау дәүләт программасы (2014-2016 нчы елларга)” һәм аны гамәлгә ашыру механизмнарының БТК БК ягыннан адымнары каралды

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 8 комиссиясенең 1се булган татар этносы үсеше стратегиясе комиссиясе утырышы бүген әлеге халыкара оешманың төп бинасында булып, анда шактый чыгышлардан соң, уртак фикергә киленде резолюция кабул ителде. Сөйләшүгә татар социологлары, тарихчы-галимнәре дә махсус чакырылган иде.

Аерым алганда, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты этнология бүлеге баш фәнни хезмәткәре, БТК БКның этнологик мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков рәислегендә һәм БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин катнашында барган утырышта төп сүз быел октябрьдә ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 785 нче күрсәтмә белән расланган “Татар халкының милли этник тәңгәллеген саклау дәүләт программасы (2014-2016 нчы елларга)” һәм аны гамәлгә ашыруның механизмнарын аныклау максатында БТК БК ягыннан ясалачак адымнар турында булды.

БТК БК фәнни-методик җитәкчелегендә татар халкының милли тәңгәллеген-үзенчәлеген саклау һәм үстерү төбәк программаларын әзерләү буенча эшне башлап җибәрергә; Бөтентатар тарих-туган төбәкне өйрәнү җәмгыятен 2014 елда гамәлгә кую буенча оештыру чараларына керешергә; РФ төбәкләрендә гомуммилләт ихтыяҗларыннан чыгып этносоциаль, комплекслы этнологик-лингвистик һәм тарихи-археологик тикшеренүләр уздыруны координацияләүне тәэмин итәргә; Көнбатыш Себер татарлары этнографиясе буенча этнографик атлас (ул “Көнбатыш Себер татарларының этнотерриториаль төркемнәре” дип атала – ред.) һәм мәктәпләргә туган якны өйрәнү курсы буенча “Себер татарлары тарихы һәм мәдәнияте” уку әсбабы әзерләү өчен академик галимнәрдән эшче төркем формалаштырырга һ.б. (әле иртәгә кадәр төп тема буенча тәкъдимнәр кабул ителеп карала).

Иртәгә “Казан” милли мәдәният үзәгендә сәгать 10нан кичке 6 нчы яртыга кадәр барачак киңәйтелгән утырышта БТК БКның 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясала, киләсе елга эш планы карала. Бүген 8 комиссиядә кабул ителгән резолюцияләр һәм эш планнары да тәкъдим ителә, татар этносы үсеше стратегиясе комиссиясе шушы югарыда шәрехләнгән резолюциясен һәм шуңа ярашлы эш планын тапшырачак.

Өч сәгатьтән артык вакыт дәвамында утырыштагылар татарларның Россия төбәкләрендәге милли һәм дини яктан торышы; милли мәгариф һәм милли югары мәктәп, әдәби тел сакланышы проблемалары; Алтын Урда һәм Россия тарихларында татарларның чагылышындагы каршылыклы мәсьәләләр; Татарстанда провокацион экстремизм күренешләре, Россиягә бәйле халыкара вазгыять һ.б. турында фикер алышты һәм бүгенге шартларда милләт буларак сакланып калу юлларын барлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*