tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Татар милләтен саклау юлы бик гади…
Татар милләтен саклау юлы бик гади…

Татар милләтен саклау юлы бик гади…

Чит төбәктән килгән татар яшьләре күренекле галим, язучы, тарихчылар белән татар милләтен саклау турында фикерләште. Бөтендөнья татар яшьләре форумында төрле темаларны күтәргән секцияләр узуы традициягә әйләнде. Аларда татар милләте, яшьләре өчен мөһим булган мәсьәләләр карала.

Быелгы форумда “Татар яшьләре һәм web2.0”, “Бүгенге татар яшьләренең рухи кыйммәтләре”, “Татар халкының тарихи мирасы һәм милләтне саклап калу юллары”, “Милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә, саклап калуда яңа технологияләр” кебек секция утырышлары үтте. “Татар халкының тарихи мирасы һәм милләтне саклап калу юллары” секциясенә күренекле язучылар, тарихчылар, галимнәр килгән иде. Биредә күтәрелгән төп проблема: милли үзаң тәрбияләү, телне, мирасны саклау, тарихны өйрәнү булды. Форумда билгеләп үтелгәнчә, әлеге мәсьәләләр соңгы вакытта тагын да кискенләшкән.

Татар мәктәпләренең бер-бер артлы ябыла баруы, яшь буынның телне белмәве, тарих белән кызыксынмавы милләтне саклап калу проблемасын актуальләштерә бара. “Милләтне саклап калу мәсьәләсе катлаулы, мин аңа җавап бирергә алынмыйм да. Әмма аның юлы бик гади: татар телен дәүләт теле итәргә. Бездә икетеллелек турында закон булса да, татар теле икенче сортлы булып кала”, – дип сөйләде язучы Рабит Батулла.

Язучы шушы җирлектә туып үскән татар баласының үз телен, тарихын белмәвенә, халык арасында телне, милләтне саклауга каршы чыгучыларның булуына борчуын белдерде. “Бу татар халкына карата битарафлыкмы, әллә культурасызлыкмы?” – ди ул. Телне генә түгел, телләр белергә Рабит Батулла татар баласының бүген кимендә дүрт тел белергә тиешлеген билгеләп узды. Үз туган теленнән һәм рус теленнән кала гарәпчә һәм инглизчә аралаша белергә кирәк, дип саный язучы.

Язучы мәгариф системасында да шактый проблемалар булуына басым ясады. Диннең ул мәдрәсәдә, мәчеттә генә түгел, мәгариф системасында укытылырга тиешлеген әйтеп узды. Шулай ук Ислам динен генә түгел, ә дөньядагы барлык диннәр турында белүгә, аларның мәктәптә инде кече яшьтән укытылырга тиешлегенә ишарә ясады Рабит Батулла.

“Үз динебезне, башка диннәрне өйрәнмичә тулы шәхес булалмыйбыз”, – дип саный язучы. Милләтне саклауда республиканың материаль ресурсларының да мөһим роль биләп торуына басым ясады ул. Утырышта татар халкының тарихы, аның рухи кыйммәтләре турында да әйтелеп узды. Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев 1880нче елларда күп кенә чит төбәкләр, Себер, Уралдагы татарларда һәр йортта дини китап саклануы турында сөйләде. “Кешеләр гарәп теле белмәсәләр дә, китап саклаганнар”, – ди галим.

Бүгенге көндә исә халыкның милли китап, матбугат белән кызыксынмавына борчуын белдерде Искәндәр Гыйләҗев. Секциядә чыгыш ясаган язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова да Себер татарлары тарихы турында сөйләде. Андагы татарларның көчләп чукындырылуы әлегә кадәр өйрәнелмәгән тема булуын да билгеләп узды ул.

Автор: Резеда Әхмәтвәлиева
Чыганак: Интертат.ру

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*