tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды
Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

Ульяновск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының икенче съезды узды

Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.

Билгеле булганча, Ульяновск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының икенче съезды узды. Әлеге чараны Ульяновск өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды.

Съездда Ульяновск өлкәсе Губернаторы – Ульяновск өлкәсенең Хөкүмәт рәисе С.И.Морозов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министры Е.В.Уба, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Р.З. Закиров, Федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты И.И. Гыйльметдинов һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Әлеге чара вакытында Ульяновск өлкәсе мәгариф оешмаларының иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларына мактаулы исемнәр бирелде.

2013-2014 уку елында Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә 111 меңнән артык укучы белем ала. Татар милләтеннән булган укучылар саны – 14 мең, аларның 52 проценты мәктәптә татар телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*