tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәбрис Яруллин: “Татарча диктант”ны 10 илдә һәм 20 төбәктә язачаклар
Тәбрис Яруллин: “Татарча диктант”ны 10 илдә һәм 20 төбәктә язачаклар

Тәбрис Яруллин: “Татарча диктант”ны 10 илдә һәм 20 төбәктә язачаклар

Бүген  “Татар-информ” матбугат үзәгендә “Татарча диктант” акциясенә багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциядә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов, Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова, Казан дәүләт медицина университетының рус һәм татар телләре кафедрасы мөгаллиме Ләйсән Йосыпова һәм каләм әһелләре катнашты. “Татарча диктант”ны 25 ноябрь көнне 10:00 дә башлана.

“25 ноябрь көнне ике зур чара уза: “Татарча диктант” һәм “Акыл фабрикасы”. Аларның икесе дә бик мөһим, шуңа аларны махсус бер көндә оештырабыз. Татарча диктант ул киң яктыртыла торган чара. Акыл фабрикасында да безнең бик мөһим мәсьәлә каралачак. “Татарча диктант”ка бирелгән барлык игътибар “Акыл фабрикасы”на да бирелсен иде, – дип сөйләде Тәбрис Яруллин.

Чараны былтыр 10 шәһәрдә оештырган идек. Безнең быел шәһәрләр саны күбәйде. “Татарча диктант”ка 20 ләп төбәк язылды. Быел илләр дә актив катнаша. Аз гына аудитория булса да, алар җыелып, татар теленә багышланган чара уздырырга форсат ала. Гадәттә “экзотик” илләр белән зур чаралар оештырмыйбыз, әмма безгә Гарәп Әмирлекләре, Америка Кушма Штатлары, Германия кушылды. Бу чир кебек тиз тарала торган акция булып чыкты. Кичә генә акциягә Канада кушылды. Чувашиянең Шыгырданыннан да 300 ләп кеше һәм Татарстанның Буа районы теләк белдерде. Алдан ук зурдан кубып ясаганны яратмыйбыз. Без башта оештыру моментларын карыйбыз. Алла бирса, икенче елга Татарстанның барлык районнары һәм Россиянең 30-50 төбәген алып, илләрне күбәйтеп язарбыз”, – ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Конференция вакытында Skype программасы аша элемтәгә Германиядән Гөлназ Вәлиева чыкты. “Татарча диктант” Германиянең Лейпциг шәһәрендә узачак. Гөлназ бу чарага Европаның төрле шәһәрләреннән татарлар киләчәген әйтте.

“Татарча диктант”ны беренче тапкыр Казан дәүләт медицина университеты “Тотальный диктант”ның татарча варианты буларак оештыра.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен, татар әдәбиятының классик язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзек язачак. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Казанда “Татарча диктант” узачак урыннар:

  1. Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
  2. КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
  3. КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
  4. Казан милли тикшеренү технология университеты (Карл Маркс урамы 72, Б103)
  5. Казан дәүләт энергетика университеты (Красносельская ур. 51)

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, “Татарча диктант” 25 ноябрьдә 10:00 да башланачак. “Акыл фабрикасы” 12:30 сәгатьтә “Штаб” креатив индустрия резиденциясендә үткәреләчәк. Бу чарада барлыгы 100 кеше катнаша ала.

Алмаз Шиһабетдинов, “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*