tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Удмуртия татарлары корылтай турында фикерләште
Удмуртия татарлары корылтай турында фикерләште

Удмуртия татарлары корылтай турында фикерләште

Татарлар тормышында 2012 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе – Казанда булып узган Дөнья татарларының V корылтае. Әлеге зур форумда Удмуртиядән делегатлар, журналистлар катнашты. Корылтайда күтәрелгән мәсьәләләр Удмуртия татарларына хасмы, кабул ителгән карарлар республика татарлары тормышына үзгәрешләр кертерме? Әлеге сорауларга җавапларны корылтай делегатлары узган атна очрашып тикшерде.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Равил Шәрифуллин корылтайга туган телебезне саклап калу, яшьләр белән тыгызрак элемтә булдыру турында уйланса, Казанда чыгышлардан, аралашудан бу юнәлештә үзенә эшне билгеләгән дә. Иң беренче, мәктәпләрдә ата-аналар белән очрашырга, яшьләр белән аралашуда милли гаиләләр булдыруны күздә тотарга кирәк диде.

Казанда җыен барышында милли мәгарифкә багышланган чыгышлар күп яңгырады. Казаннан Кәмәрия Хәмидуллина, Мәскәүдән галим, академик Роберт Нигъмәтуллин һәм башкаларның бердәм дәүләт имтиханнарына кагылышлы яңа канунны кискен тәнкыйтьләп чыгулары “Яңарыш” газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасовада уңай фикерләр калдырган. Ул үзе дә әни буларак та, милли җәмгыять оешмасы әгъзасы буларак та, корылтайда кабул ителгән мөрәҗәгатьләр иясенә барып ирешер, аларның уңай карар кабул итүләренә өметләнә.

Милли сәясәт министрлыгы Удмуртиядән тыш тагын берничә төбәктә генә бар. Әлеге структура республикадагы милли оешмаларны берләштерә, аларның эшчәнлегендә ярдәм итә. Телне саклауда, мәдәниятне үстерүдә, милли спорт төрләренә күбрәк яшьләрне тарту юнәлешендә яңа алымнар кулланырга ниятли Казандагы очрашулардан соң министрлыкның баш белгече Айрат Гайнетдинов.

“Татар кешесе, кайда гына яшәмәсен, Татарстанны тарихи ватаны итеп саный. Бу барыбызга да телебезне һәм мәдәниятебезне үстерүдә зур җаваплылык йөкли. Информацион технологияләр үсеш алган чорда барлык татарлар өчен бердәм мәгълүмат кыры булдыру бик мөһим” диде корылтайда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. Шул максаттан, тәүлек буе эшли торган “ТНВ-планета” татар телевизион каналы эшли башлавын һәм шулай ук Хөкүмәт һәм конгресс тарафыннан “Татар иле” порталы оештырылуын җиткерде президент. Әлеге проект турында “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова “ул портал безгә бик файдалы булачак. Анда күп кенә мәгълүматлар алып булачак. Иң мөһиме, “Татар иле” порталында онлайн режимында татар теле дәресләре алып барылачак. Бу бик кирәкле дип саныйм”, диде Рәмзия Габбасова.

Шагыйрь Ринат Батталов шулай ук корылтайда чит илләрдән килгән делегатларның саф татар телендә чыгыш ясаулары сөендерсә, Русия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең русча сөйләве өчен оялып та утырган. Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы Ринат Батталов Удмуртия һәм Татарстан республикалары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелүен, ике республика арасындагы килешүләр нигезендә язучылар берлекләре хезмәттәшлек итүен сөйләде. Шушы килешү нигезендә Казанда Гөлфия Исхакова (Воткинскида яши), күршебез Татарстанның Әгерҗе шәһәреннән Әлфирә Низамоваларның китаплары әле генә нәшер ителүен җиткерде. Киләсе елда тагын Гыймран Сафин, Ринат Батталовның китапларын чыгару планга кертелгән. Шул ук вакытта әлеге килешүләрнең күп кенә пунктлары кәгазьдә генә кала икән. “Конгресстан соң моңа игътибарны юлларга кирәк”, диде Ринат Батталов.

“Иман” татар яшьләре берлеген яңа рәис – икътисад фәннәре кандидаты Ринат Фәйзуллин җитәкли. Ул да шундый олы җыенда беренче тапкыр катнашкан. Аның да эш юнәлешен үзгәртүдә фикерләре бар.

Корылтайда Удмуртия татарлары турында бер чыгышта да искә алынмады. Әмма беренче көнне пленар утырышта якташыбыз, Сарапул шәһәрендә туып үскән, бүген Австралиядә яшәп иҗат итүче Зөлфия Камаловага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Зөлфия – Сарапул шәһәре ТИҮен күп еллар җитәкләгән Нәҗип ага Камаловның кызы. Конгресста Зөлфия Камалова Азатлык радиосының сорауларына җавап та бирде. Зөлфия читтә татар моңын ишеттерү җиңел булмавын әйтте. Аңа һәр залда татарлар турында мәгълүмат бирергә, аларның кайларда яшәвен җиткерергә кирәк икән. Үзенең кызын да татар телендә сөйләшүен тели. Моның өчен берәр проект уйлап табып, Татарстанга кайтып, озаграк торып китәргә нияте бар.

Корылтайда кабул ителгән тормышка ашыр, алар татарларның милли үзаңын күтәрүдә, туган телен саклап калуда алга китү булыр дигән ышанычта Удмуртия делегатлары.

Автор: Хәмидә Гайфуллина
Чыганак: “Азатлык” радиосы
Чыганакка сылтама: azatliq.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*