tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Журналистлар һәм ММЧ арасында “Татар рухы һәм каләм” IV Бөтенроссия конкурсы уздырыла
Журналистлар һәм ММЧ арасында “Татар рухы һәм каләм” IV Бөтенроссия конкурсы уздырыла

Журналистлар һәм ММЧ арасында “Татар рухы һәм каләм” IV Бөтенроссия конкурсы уздырыла

Конкурста катнашырга теләүчеләр 15 декабрьгә кадәр заявка бирергә тиеш була

Татар дөньясы тормыш-көнкүрешен иң яхшы яктыртучы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы “Татар рухы һәм каләм” Бөтенросссия конкурсы милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла. “Татар рухы һәм каләм” Бөтенроссия конкурсы хәзерге вакытта татар җәмгыятен борчыган мәсьәләләре ачык әйтеп калу мөмкинлеге тудыра торган мәйдан, дип саный оештыручылар, ә алар – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Конкурсның оештыру комитеты 15 декабрьгә кадәр конкурсантлардан гаризалар һәм төрле жанрдагы материаллар кабул итә: әңгәмә, репортаж, очерк, аналитик материаллар, проблемалы мәкаләләр, теле–радио язмалар, Web-сайт адреслары һ.б. кабул итә. Конкурста исә басма, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, радио, телевидение журналистлары, шулай ук башка төрле милек формаларының профессиональ массакүләм мәгълүмат чарасында Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә басылган материал авторлары да (2013 елның 1 январеннән 15 декабрьгә кадәр материаллары басылган яки эфирга чыккан булса) катнаша ала. Авторлык эшләре, программалары да кабул ителә (шәхси яки коллектив), диелә конкурс нигезләмәсендә.

Конкурс шартлары буенча, гариза языла, басма һәм материал авторы турында кыскача мәгълүмат бирелә, басылган материаллар, теле-радио тапшырулар турында аңлатма таләп ителә; телевидение: темасы, авторы, датасы һәм кайчан эфирга чыккан вакыты күрсәтелгән CD һәм кыскача аңлатма; радио: эфирның база адресы күрсәтелгән һәм меткалары билгеләнгән CD; Интернет-материаллар кәгазьдә һәм электрон вариантта булуы зарур. Басма массакүләм мәгълүмат чараларында (газеталар, журналлар) чыккан материаллар саны 5тән дә ким булмаска тиеш; басылып чыккан вакыты күрсәтелгән газета–журналларның төп нөсхәләре яки редакция тарафыннан мөһер белән расланган күчермәсе тапшырыла. Web-сайтлар өчен таләпләр: төрле күләмдәге мониторларда ачылырлык; сайтта эшләми торган ссылкаларның булмавы; сайтның дизайны үзенчәлекле булуы (ягъни үзлектән эшләнүе); үз графикаңны куллану тәкъдим ителә (GIF яки GPEG форматында).

Конкурс нәтиҗәләре буенча журналистлар арасында бүләкләү түбәндәге номинацияләрдә каралган:

  • Татар авылларының сакланышын, үсешен, тормышын һәм көнкүрешен яктырту;
  • Татар халкына хезмәт итүче эшмәкәрләрнең хезмәтен яктырту;
  • Татар милли көрәшен популярлаштыру;
  • Балалар өчен иң яхшы журналистик материал;
  • Милли мәгариф мәсьәләләрен яктырту;
  • Татар халкының милли мәсьәләләрен яктыртучы интернет-сәхифә.

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында нәтиҗә ясау түбәндәгечә:

  • Милли тормышны яктыртучы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы;
  • Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту.

Һәр номинациядә 3әр җиңүче билгеләнә, химаячылар тарафыннан өстәмә бүләкләр тапшырылуы да ихтимал. Җиңүчеләргә Казанда тантаналы рәвештә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Оештыру комитеты адресы: 420066, Казан, К.Маркс урамы, 38/5, 312 һәм 313 кабинетлар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсе.

Телефоннар: 8(843) 299-77-17, 236-49-66,
факс: 8(843) 264-63-37,
e-mail: [email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*