tatruen
Баш бит / Архив по тегу Авыл кызы

Архив по тегу Авыл кызы

“Авыл кызы” бәйгесеннән фоторәсемнәр

23 ноябрь көнне Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының сайлап алу туры узды. Әлеге бәйгенең төп оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы хакимияте. Анда өлкәнең Иске Кулаткы, Яңа Спас, Чынлы, Николаевка, Сенгилей районнарыннан 11 кыз катнашты.

Дәвам »

“Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының Ульяновск өлкәсендәгесендә җиңүгә ирешкән 4 кыз Казанда ярым финалда үзен күрсәтәчәк

Сайлап алу турында барлыгы 11 кыз катнашкан (Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының икенчесе 23 ноябрьдә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында уздырылды (моңа кадәр 21ендә дип игълан ителсә, ул кичектерелгән булып чыкты – ред.). Анда Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә делегация барган иде, дип “Татар-информ” МАна хәбәр итә БТК БКның ...

Дәвам »