enrutat
Баш бит / Архив по тегу Кыргызстан

Архив по тегу Кыргызстан

Безнең Рәйсә -Бишкәк килене

Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаевның тормыш иптәше Рәйсә Минәхмәт кызы Атамбаеваның әти-әниләре Татарстанның Сарман һәм Бөгелмә якларыннан. Рәйсә ханым Бөтендөнья татар конгрессының 2012 елның декабрендә үткән V нче съездына шәрәфле кунак булып килгән иде. Аны Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев кабул иттеләр. 2013 елның сентябрендә Рәйсә Атамбаева Кыргызстан татарларының «»Туган тел» җәмгыятенең 25 еллык юбилеенда катнашты, БТК вәкилләре белән ...

Дәвам »

Бишкәктә татарлар киңәш тота

Кыргызстанга татарлар 20 гасырның башында килеп төпләнәләр. Алар кыргыз халкына мәгърифәт  тараталар, әлеге җирлектә беренче мәктәпләрне ачалар. 1999 елда бу илдә 45400 милләттәшебез яшәсә, бүгенге көндә анда 31400 татар исәпләнә. Аларның күпләп яшәгән төбәкләре Бишкәк шәһәре, Чуй, Ош, Нарын, Иссык күл, Джалалабад, Баткын өлкәләре. Биредәге татарларны берләштереп торучы “Туган тел” оешмасының 25 еллыгы уңаеннан “түгәрәк өстәл” узды. Аны оешманың җитәкчесе ...

Дәвам »