tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры» романын сәхнәләштерергә планлаштыра
Әлмәт театры Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры» романын сәхнәләштерергә планлаштыра

Әлмәт театры Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры» романын сәхнәләштерергә планлаштыра

Әлмәт театры Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры» романын сәхнәләштерергә хыяллана. Бу хакта театр җитәкчелеге «Татар-информ» хәбәрчесенә театр җитәкчелеге җиткерде.

Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры» романы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан мәдәният министрлыгы игълан иткән грантлар конкурсы кысаларында язылды. Әсәр «Казан утлары»нда басылып чыкты.

Конкурсны Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссия Театр әһелләре берлеге белән бергә оештыра. Грантлар конкурсы «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы…» дип атала.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Татарстан Президенты каршында оештырылган Тел комиссиясенең һәм Татарстан театрлары әһелләре берлеге игълан иткән әлеге конкурсның бик вакытлы һәм актуаль булуын ассызыклый.

«Зөлфәт Хәким белән озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итәбез. Аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тамашачы бик ярата. Авторның яңа романын да тетрәнеп укыдым», — ди Фәридә Исмәгыйлева.

«Грантлар конкурсы турында хәбәр килеп ирешкәч тә Зөлфәт Хәкимнең шушы яңа әсәре күз алдыма килеп басты. Театр хәзер аны сәхнәләштерү турында хыяллана. Әмма театрга аны үзе көч белән генә башкарып чыгу авыр булыр иде, шуңа грантка катнашырга документлар әзерли башладык», — ди директор.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*