tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшинга ТАССР оешу турында карарның күчермәсен тапшырдылар
Фәрит Мөхәммәтшинга ТАССР оешу турында карарның күчермәсен тапшырдылар

Фәрит Мөхәммәтшинга ТАССР оешу турында карарның күчермәсен тапшырдылар

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин архив эше буенча Бөтенроссия советы утырышын үткәрде. Чара вакытында Татарстанга ТАССР оешу турында Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты карарының моңа кадәр Мәскәүдә сакланган күчермәсен тапшырдылар.

«Архив эше буенча Бөтенроссия советының утырышы үз тарихында инде икенче тапкыр Казанда уза. Аның истәлекле елда үтүе безнең өчен зур әһәмияткә ия. Без, россиялеләр кебек, Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәбез», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин совет утырышында.

Документ күчермәсен Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов тапшырды.

«Быел Татарстан Республикасы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә һәм аны Россиянең иң уңышлы төбәкләреннән берсе буларак каршылый. Шуңа бәйле рәвештә, хөрмәт йөзеннән Фәрит Мөхәммәтшинга ТАССРны оештыру турында 1920 елның 27 маенда Ленин һәм Калинин тарафыннан имзаланган Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты карарының күчермәсен тапшырасым килә. Башкаларда ул юк», – дип искәртте ведомство башлыгы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*