tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гыйнварда ТАССРның 100 еллыгына багышланган меңнән артык материал дөнья күргән
Гыйнварда ТАССРның 100 еллыгына багышланган меңнән артык материал дөнья күргән

Гыйнварда ТАССРның 100 еллыгына багышланган меңнән артык материал дөнья күргән

2020 елның беренче аенда республика һәм район массакүләм мәгълүмат чараларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган меңнән артык материал чыккан. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган утырышта «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов хәбәр итте.

«Гыйнварның төп мәгълүмат сәбәпләре — республика районнарында беренче бала туу, республика районнарында юбилей елында теркәлгән беренче никахлар, „ТАССРның 100 еллыгы“ паркларында һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә эстафеталар, ТАССРның 100 еллыгына медальләр тапшыру, ТАССРның 100 еллыгына флаглар күтәрү, маркировкалы товар чыгару һ.б.», – дип сөйләде ул.

Моннан тыш, Миргалимов республикада 100.tatarstan.ru сайты эшләвен дә искәртте. Анда республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү башланды, «Үзеңнең якташың өчен тавыш бир!» дип атала.

«Татарстанның заманча тарихының төрле чорларында мәдәният, көнкүреш һәм социаль күренешләр темасына мини-сораштыру үткәрү ниятләнелә, шулай ук яшьләр оешмаларын һәм укучыларны җәлеп итеп, «Республика тарихында үзеңне тап» республика квесты конкурсын эшләтеп җибәрергә әзерләнәбез», – дип сөйләде Илдар Миргалимов.

“Без 2020 ел нәтиҗәләре буенча “ТАССР оешуга 100 ел” темасына багышланган материаллар яктыртуга нәтиҗә ясаячакбыз. Сөйләп, язып, күрсәтеп барган кешеләрне игьтибарсыз калдырмабыз, бүләкләрбез. Шуңа күрә әлеге теманы активрак яктыртып барырга чакырам”, – диде республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*