tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш укучылары һәрьяктан да актив
Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш укучылары һәрьяктан да актив

Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш укучылары һәрьяктан да актив

Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында “Утлы сугыш елларында милләтебез язмышы” дип исемләнгән кичә узды. Авылның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Фәсхиева Раузалия белән музей җитәкчесе Бикбова Гөлназ бергәләшеп оештырган чара ТАССР оешуның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

Кичә Түбән Тәкәнеш мәктәбенең музей бинасында үтте. “Ак калфак” оешмасы түгәрәкләренә йөрүче кечкенә сыйныф балалары, тыл ветераннары да кунак итеп чакырылган. Кичәне Раузалия Фәсхиева: “Әби-бабайлар мирасын буыннан-буынга тапшыру, бөек татар милләтен саклап калу – безнең төп максатыбыз!” дигән сүзләр белән ачып җибәрде.

Сәхнәдә Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәреннән өзек башкарылды. Анда сугышка кадәрге чор, халкыбызның гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше гәүдәләнә. Раузалия ханым үзе имче карчык ролендә, Ана ролен Суфия ханым башкарды. Калган рольләрдә – укучылар.

Тыл ветераннарына да сүз бирелде. 1941нче ел балаларыннан Тәкәнеш табиблык бүлегендә хезмәт куйган Фәүзия Закирова һәм Клара Кәримовалар сүз алды.

“38 ел эшләдем. Өч бала үстердек. Тормышның ачысын-төчесен татырга туры килде”, – дип сөйләде Клара ханым. Балаларга үгет-нәсыйхәт биреп, аларга теләкләрен җиткерде ул.

Авылның “Ак калфак” җитәкчесе Раузалия ханым кичәдә катнашучы укучы кызларның түгәрәкләргә бик теләп йөрүләрен билгеләп үтте. Татар халкының җыр-моңнарын тырышып өйрәнүләрен, милли йолаларыбыз күрсәтелгән әсәрләрне сайлап сәхнәләштерүләрен дә ассызыклап узды. Ветеран әбиләр аларга чигү, тегү алымнарын өйрәтте. Күп кулъяулыклар чигелгән, калфак-түбәтәйләр тегелгән. Хәзерге вакытта камзул тегү һөнәрен үзләштерәләр икән.

Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан “Ак калфак” оешмасының Мамадыш районы бүлекчәсе җитәкчесе Рузалия ханым Ибраһимова оешма эшчәнлегенә югары бәя биреп, үзенең изге теләкләрен җиткерде һәм укучыларга бүләкләрен тапшырды. Оешмага йөрүче ветеран әбиләргә һәм килгән кунакларга җирле язучы Миннәхмәт Кашаповның дүрт китабы бүләк ителде.

Рәйсә Муллаәхмәтова, Мамадыш районы “Ак калфак“ оешмасының авыллар буенча җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*