tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Минем тарих – Минем Татарстан!» бәйгесенә гаризалар кабул ителә
«Минем тарих – Минем Татарстан!» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

«Минем тарих – Минем Татарстан!» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе игълан ителде.

Конкурсны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештыра.

Конкурста Россиянең 12 яше тулган барлык гражданнары катнаша ала. Һәр катнашучы татар һәм рус телләрендә һәр номинация буенча берәр эш тәкъдим итә ала.

Катнашучыларга «Туган як» (эссе, очерк, туган якны өйрәнү), «Туган жир» (мәдәният, табигать, тарих, туган як традицияләре турында фотоматериаллар), «Искиткеч кешеләр» (Татарстан үсешенә зур өлеш керткән кешеләр белән әңгәмә һәм репортаж һ.б.), «Минем гаиләм» (гаилә традицияләре, эшче һәм фәнни династияләр, күпбалалы гаиләләр турында хикәяләр, өлкәннәрне искә алу), «Көчле коллективта — безнең киләчәгебез» (100 еллык һәм аннан да күбрәк тарихы булган хезмәт коллектилары казанышлары турында хикәяләр) номинацияләре тәкъдим ителә.

Конкурска материалларны 30 майга кадәр 100tatarstan@gmail.ru электрон адресына «На конкурс «Моя история — Мой Татарстан!» дип билгеләп җибәрергә кирәк.

tatar-inform.tatar

Положение

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*