tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрендә катнашачак
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрендә катнашачак

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрендә катнашачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узачак республика Мәдәнияте көннәрендә катнашу өчен 18 августта Россия башкаласына бара. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ТР Министрлар Кабинетындагы утырышта шулай дип белдерде.

«Татарстан Мәдәнияте көннәре 18 августта төгәлләнә, бу көнне Президент катнашында төрле чаралар узачак, шуларның берсе — Мәскәү халыкара музыка йортындагы ТАССРның 100 еллыгына багышланган сәнгать осталары концерты», — диде ул.

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре 12 августта Камал театры спектакльләрен онлайн-күрсәтү белән башлана. Бу көнне артистлар «Бию пәрие» музыкаль комедиясен, икенче көнне «Ак калфагым төшердем кулдан» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Калган көннәрдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк кую, «Татар кызы-2020» халыкара бәйгесенең төбәк туры финалы планлаштырылган, Третьяков галереясында исә «Казан шедеврлары. Рерихтан Кандинскийга кадәр» дигән күргәзмә ачылачак.

Динара Прокопьева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*