tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнехановка блогерлар белән очрашуда “Татарстан тарихлары” проектын тәкъдим иттеләр
Рөстәм Миңнехановка блогерлар белән очрашуда “Татарстан тарихлары” проектын тәкъдим иттеләр

Рөстәм Миңнехановка блогерлар белән очрашуда “Татарстан тарихлары” проектын тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың блогерлары белән очрашты. Очрашу Казандагы 26 нчы китапханә-филиалында узды. Чарада Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Рөстәм Миңнехановка ТАССР 100 еллыгына багышланган “Татарстан тарихлары” проектын тәкъдим иттеләр. Видеогид кысаларында республиканың 100 блогеры һәм атаклы кешесе Татарстанның иң әһәмиятле һәм истәлекле урыннары турында сөйли. Проект максаты – ТАССР тарихыннан кызык фактлар һәм төбәкнең хәзерге заманда үсеше турында сөйләү.

Рөстәм Миңнеханов республикага туристлар җәлеп итүгә ярдәм итүче бу проектны уңай бәяләде. “Бездә безнең иң матур урыннарны пропагандалаучы мондый актив яшьләр булуы бик күңелле. Чыннан да республикабыз искиткеч матур: табигате дә, икътисады да, ә иң мөһиме – Татарстаны кешеләре бизи”, – дип ассызыклады ТР Президенты.

Шуннан очрашуда катнашучылар актуаль проектлар турында фикер алышты, шул исәптән татар телендәге контентка ярдәм итү, социаль челтәрләр аша туризм үсешенә ярдәм итү, һәм хәтта Иннополиста сериал төшерү турында да сүз барды.

Блог алып баручы Камилә Хәфизова яшь әниләр өчен интернет-мәйданчык турында сөйләде һәм Рөстәм Миңнехановтан балалары беренче сыйныфка баручы ата-аналарга киңәш бирүен үтенде. ТР Президенты билгеләгәнчә, балага сыйфатлы белем бирү – һәр ата-ананың иң әһәмиятле бурычы. “Бу баланың үсүендә әһәмиятле этап. Мәктәп нинди була, ул нинди мохиткә эләгә, үзен ничек күрсәтер. Бүген республикада төрле уку йортлары бар. Перспектив юнәлешләр дә бар – бу полилингваль  мәктәпләр. Халыкара мәктәпләр бездә бик югары дәрәҗәдә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Блогер Ксения Иванова Татарстан Президентыннан балачагыннан кайсы урыннарны искә алуын сорады. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул Балык Бистәсе районында Яңа Арыш авылында туган. “Анда хәзер умарталык, йортлар юк инде. Елына бер тапкыр мин анда барырга тырышам. Миңа ул иң могҗизалы һәм күңелгә якын урын”, – диде ТР Президенты.

“Ямьле” төркеме җырчысы Вероника Шакирова республикада концертларны уздыруда чикләүләр кайчан бетереләчәге турында сорады. Рөстәм Миңнеханов төрле өлкәләрдә чикләүлән әкренләп бетерелүе турында сөйләде. “Коронавирус безне күпкә өйрәтте. Без эшләргә өйрәндек, кайбер производстволар туктап та тормады. Шул вакыт дәвамында хакимият органнары эшләп килде. Без, социаль дистанцияне саклап, бер бүлмәдә булырга өйрәндек. Ышанам, әгәр бу хәлне контрольдә тотсак, чикләүләрне бетерү мөмкин булачак”, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*