tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССР флагы Прокопьевскида
ТАССР флагы Прокопьевскида

ТАССР флагы Прокопьевскида

Бүген Кемерово өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, БТК Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы эстафетада катнашты. ТАССР флагына үз субъектларының флаглары миниатюраларын Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре беркетте. Исегезгә төшерәбез, эстафетага старт агымдагы елның гыйнвар ахырында Улан-Удэ шәһәрендә бирелде. Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы флагы Россиянең барлык федераль округларында да тәкъдим ителәчәк. Аның көнчыгыш ноктасы-Находка шәһәре, ә иң көнбатыш ноктасы Калининград булачак.

Чара Прокопьевск шәһәренең Маяковский исемендәге мәдәният йортында узды. Залда җыелган милләттәшләребезне ТР Премьер – министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Прокопьевск шәһәре башлыгы Андрей Мамаев сәламләде.

Милли Шура рәисе катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының 2020 елга эш планы белән таныштырды һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләрен бер-берләренең уңай тәҗрибәсен кулланып эшләргә чакырды. Ул алда торган Бөтенроссия халык санын алу турында да ассызыклап үтте. Васил Шәйхразыев иҗтимагый оешмалар һәр татар кешесенә барып җитәргә тиеш, – дип билгеләп үтте һәм Татарстан Президенты сүзләрен әйтеп узды. Исегезгә төшерәбез Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үткәргән «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында Рөстәм Миңнеханов булачак халык санын алу турында: «Безгә чит кешеләр кирәкми, әмма үзебезнекеләр саналсын», – дип белдергән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*