tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Находка шәһәренә килеп җитте
ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Находка шәһәренә килеп җитте

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Находка шәһәренә килеп җитте

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев рәсми очрашулардан соң, Ерак Көнчыгыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуга килде.Находка шәһәрендә тарихи вакыйгаларның берсе – ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын тапшыру тантанасы уза. Үз субъектларының символын Хабаровск, Камчатка, Приморье крайлары, Сахалин, Магадан өлкәләре, Саха Республикасы беркетте. Исегезгә төшерәбез, эстафетага старт Байкал татарлары белән очрашу вакытында бирелде. Флаг барлык федераль округларда да йөреп чыгачак.

Залга җыелган милләттәшләребезне Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламли. Ул Бөтендөнья татар конгрессның 2020нче елга эш планы белән таныштырды, оешма җитәкчеләрен бер-берсенең уңай тәҗрибәсен файдаланып эшләргә өндәде. Алда торган мөһим вакыйгалар хакында да ассызыклап әйтте.

Алда халык санын исәпкә алу чарасына көтелә. Васил Шәйхразиев иҗтимагый оешмаларыбыз һәр татар кешесенә барып җитәргә тиеш дип белдерде һәм  Президентның сүзләрен җиткерде. Халык санын алу буенча һәр төбәкнең планын булдыру кирәклеген дә искәртте.

Тантана ахырында Милли шура рәисе иң актив милләттәшләребезгә рәхмәт хатларын тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген эшлекле визит белән Владивостокта.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*