tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә һәм тарихи драма тәкъдим итәчәкләр
Тинчурин театрында ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә һәм тарихи драма тәкъдим итәчәкләр

Тинчурин театрында ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә һәм тарихи драма тәкъдим итәчәкләр

26 сентябрьдә Тинчурин театрында ТАССРның 100 еллыгына Татарстан Хөкүмәте грантына ясалган сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачыла. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәкъ менә шул көнне 100 ел элек Тинчурин исемендәге заманча театр бинасында (1920 елда — «Кызыл Армия сарае») ТАССР советларының гамәлгә кую съезды үткәрелә, хакимиятнең даими органнары — ТатҮБК һәм Халык комиссарлары советы оештырыла.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры әлеге истәлекле датада «Өч аршин җир» дип аталган тарихи драманы да тәкъдим итәчәк.

Экспозициядә тамашачылар беренче тапкыр Наилә Кумысникованың «Алтын кош», Рөстәм Шәмсутовның «Татар язуы тарихы», Әнвәр Сәйфетдиновның «Әнием», Марина Самакаеваның «Казанда халык күңел ачуы» картиналары, Фәрит Вәлиуллинның «Болгар ислам академиясенә таш салу» әсәре, Григорий Эйдиновның «Энергия туу» эше, шулай ук Древсянниковның «Габдулла Кариев», Рөстәм Габбасовның «Рәссам» скульптура композицияләрен күрәчәк.

Күргәзмә кичке сәгать дүрттә ачыла. Ул 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*