tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен кулланучыларга сертификатлар тапшырды
Васил Шәйхразыев «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен кулланучыларга сертификатлар тапшырды

Васил Шәйхразыев «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен кулланучыларга сертификатлар тапшырды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Министрлар Кабинетында компанияләргә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллануны раслаучы сертификатлар тапшырды. Биредә ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

«Без республика дәрәҗәсендә товар җитештерүчеләргә патриотизмнары өчен шундый сертификатлар тапшыра алуыбыз горурлык. “ТАССР 100 еллыгы” лейблы сезнең продукциягездә күренә, аңа Татарстанда, Россиядә, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар. Гадәттә, сатып алучы лейблны күреп, Татарстанда үз тарихлары белән ничек горурланалар дип уйлап куя. Сез алып бара торган бизнес чәчәк атуын телибез», — диде Васил Шәйхразыев һәм компанияләргә рәхмәтен җиткерде.

«Мелита» Татарстан мех сәүдә-сәнәгать җәмгыяте, «АНТСЕПТ» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, КАМАЗ-Автоспорт» оешмасы, «Созвездие-Йолдызлык» Республика үзәге, Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күп функцияле үзәге, «Казан-Арена» җәмгыяте, «АйСиЭл Техно» җәмгыяте шушы сертификатларга лаек булды.

Бүген республикада 204 сертификат тапшырылган. Августның икенче яртысында биш сертификат таршырылган. Вице-премьер Чаллыда нибары дүрт, Алабугада өч сертификат тапшырылганын искәртеп, бу юнәлештә эшне җанландырырга кушты.

«Чаллыда бизнес активлыгын исәпкә алып, „Мастер“ индустриаль паркында гына 150ләп сертификат тапшырып була», — диде.

«Димәк, урыннарда сүлпән эшләгәнбез, теманы киңәйтмәгәнбез. Кеше сыйфатлы итеп нәрсәдер җитештерә икән, моны хупларга, сертификат тапшырырга кирәк», — диде Васил Шәйхразыев.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*