tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына шагыйрь Равил Фәйзуллиннан шигъри бүләк

ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына шагыйрь Равил Фәйзуллиннан шигъри бүләк

Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.

Р.Фәйзуллинның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла, һәм алар үткән гасырның илленче еллар ахырында республика матбугатында күренә башлый. Поэзиянең олы мәйданына исә ул алтмышынчы еллар башында чыга

Р.Фәйзуллин — шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрь. Хәзерге татар поэзиясендә кыска формаларга, әйтик, бер-ике-өчьюллыкларга, тулы гражданлык хокукы бирүчеләрнең берсе. Бүгенге яшь буын шагыйрьләре арасында аның тарафдарлары күп. Ул — бу өлкәдә үз мәктәбен булдырган шагыйрь.

gabdullatukay.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*