tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Язучы Вакыйф Нуриев күренекле журналист Шәмси Хамматов турында хатирәләрне яңарта

ВИДЕО: Язучы Вакыйф Нуриев күренекле журналист Шәмси Хамматов турында хатирәләрне яңарта

Шәмси Хамматов 1919 елның 15 апрелендә Свердловск өлкәсенең Аккул авылы  дөньяга килә.

Казан педагогия институтын (1942), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1945), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (Мәскәү, 1955) тәмамлый.

1937 елдан Шәкүр авылы урта мәктәбе директоры, 1940 елдан ВЛКСМның район комитеты секретаре, ВКП(б)ның Свердловск өлкәсе Түбән Сырга район комитеты инструкторы.

1945–1949 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында эшли.

1951 елдан ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының мәктәпләр бүлеге мөдире.

1958–1959 елларда «Коммунист Татарии» журналы баш мөхәррире.

1959 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Партия тарихы институты директоры.

1960–1963, 1967–1983 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы мөхәррире, 1963–1967 елларда «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталарының берләштерелгән редакциясе мөхәррире. Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш кертә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*