tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә “ТАССРның 100-еллыгына – 100 чигү үрнәге” дип аталган онлайн күргәзмә-бәйге узды
Яшел Үзәндә “ТАССРның 100-еллыгына – 100 чигү үрнәге” дип аталган онлайн күргәзмә-бәйге узды

Яшел Үзәндә “ТАССРның 100-еллыгына – 100 чигү үрнәге” дип аталган онлайн күргәзмә-бәйге узды

Кул эшенең киң таралган бер төре-чигү. Аның күп гасырлык тарихы бар. Гасырлар буе чигү кием-салым һәм көнкүреш әйберләре бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып килгән. Чигү эшен җитен, йон, төсле ефәк җепләр, металл (алтынлы, көмешле) җепләр белән, шулай ук, сәйлән, мәрҗән, ялтыравыклы сәдәпләр һәм асылташлар белән аралаштырып эшләгәннәр.

XVIII-XX гасырларда чигү белән һәр җирлектә шөгыльләнгәннәр. Кыз балаларны кул эшенә: эрләү, туку, чигү, челтәр бәйләүгә өйрәтүне 5 яшьтән үк башлаганнар. Кулланылышына карап (күлмәк, алъяпкыч, сөлге-тастымал, эскәтер һ.б.), һәр әйбер үзенә генә хас декоратив бизәкләр белән чигелгән. Халык үзенчәлекле чигеш алымнарын, колоритын (төсләр балкышын) һәм орнаментларын булдырган.
Халкыбызның милли мирасын саклау, милли киемнәргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан июнь аенда Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” оешмасы, Яшел Үзән мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган “ТАССРның 100-еллыгына – 100 чигү үрнәге” дип аталган муниципаль онлайн күргәзмә-бәйгесе Яшел Үзән районының Осиново гимназиясендә үткәрелде.

Бәйге-күргәзмә 6 номинациядә оештырылды: “Аркыландырып чигү”, “Шома чигү”, “Ленталы белән чигү”, “Коверлы чигү”, “Сәйлән белән чигү”, “Тамбурлы чигү”.
Дүрт төркемгә бүлеп үткәрелде: 4 яшьтән 7 яшькә; 8 яшьтән 14 яшькә; 15 яшьтән 17 яшькә; өлкәннәр (педагоглар,тәрбиячеләр). Күргәзмәгә 230 эш кул эше куелган иде. Барлык эшләр дә күз явын алырлык, күңел җылысы салынган.
Компетентлы хаять әгъзалары бәя биргәннән соң, Васильево бистәсенең 3 номерлы мәктәбеннән Сафина Фиягөл Зәки кызы һәм 31 нче номерлы “Чишмә” балалар бакчасыннан Низамова Элвира Зөфәр кызының эшләре Гран-прига лаек булды.
Бу чараның киң кырлы, тирән эчтәлекле булуын, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы ассызыклап үтте һәм югары бәя бирде. Җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Гыйбадуллина Г.И.

Осиново гимназиясең
уку-укыту буенча
директор урынбасары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*