ТАТ |  ENG |  RUS |

   БАШ БИТ
   ЯҢАЛЫКЛАР
   БТК БК
  — БТК КОМИССИЯЛЂРЕ
  — БТК АППАРАТЫ
   ВАКЫЙГАЛАР
   ПРОЕКТЛАР
   ДӨНЬЯ ТАТАРЛАРЫ
   РОССИЯ ТАТАРЛАРЫ
   ШӘХЕСЛӘР
   ТАТАРГА КАРШЫ
   "МИЛЛИЯТ"
   БЕЗНЕҢ ХАКТА ЯЗАЛАР
   ФОТОГАЛЕРЕЯ
   АУДИО/ВИДЕО
   БТК ПОЧТАСЫ
   КОНТАКТЛАР
   КООРДИНАЦИОН ШУРА

    Яңалыклар
    КОТЛАУЛАР
    МИЛЛИ МЂКТЂП ХЂЛЛЂРЕ?
    Љченче Бљтендљнья татар яшьлђре Форумыныћ беренче нђтиќђлђре
    Р.З.ЗАКИРОВНЫҢ БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ КИҢ ...
    ΙΙΙ Бљтендљнья татар яшьлђре форумы
    ТАТАР ЯШЬЛӘРЕНЕҢ III БӨТЕНДӨНЬЯ ФОРУМЫ
    Ринат Закиров: “Казанда белем алучы татар студентлары ассоциациясе тљзергђ кирђк”
    Котлыйбыз
    Татарстан Президенты М.Ш. Шђймиевныћ III Бљтендљнья татар яшьлђре форумында катнашучыларны СЂЛАМЛЂВЕ
    Идел буе–Урал халыкларының милли конгресслары һәмм ассоциацияләре җит&...

    Партнерлар







    Санагыч
 
 
  ЯҢАЛЫКЛАР
 
     Равил Фәйзуллин: “Без булганбыз, без бар һәм булачакбыз!”

51908.jpg (8.23 Kb)Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсен гомуммәгълүм “Казан утлары” журналы “биләде” – аның беренче саны чыга башлаганга – 90ел. Фойеда әлеге айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналның юл башында “Безнең юл” исеме белән 1922 елда дөнья күрә башлаган, аннары икегә бүленеп “Яңалиф” һәм “Атака”га “әверелгән”, соңрак “Совет әдәбияты”, бүгенге көн укучыга “Казан утлары” буларак таныш саннары күргәзмәгә куелган, шул рәвешле, аларның исем-атамаларыннан ук илдәге сәясәткә бәйле вазгыять шәйләнә...


 
 | (18 май 2012) | Тулысынча
  ЯҢАЛЫКЛАР
 
     Казан Кремлендә ТР Президенты Приморски крае губернаторы белән очрашты

minnihanov_17_2.jpg (9.92 Kb)Кичә Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга эш сәфәре белән килгән Приморски крае губернаторы Владимир Миклушевский белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Приморски крае делегациясе Татарстанга визит кысаларында Казан IТ-паркында, шулай ук Яшел Үзән һәм Түбән Кама предприятиеләрендә булды.


 
 | (18 май 2012) | Тулысынча
  ЯҢАЛЫКЛАР
 
     Польша татарлары өч көнлек Сабантуй чараларына әзерләнә

0244cfcea9aa.jpg (22.12 Kb)Польша татарлары быел Сабантуй бәйрәмен өч көн оештырачак. Аның кысаларында фестиваль дә каралган. Чарага Европа илләреннән татарлар чакырылган.

Татар чаралары 15-18 июнь көнне узачак. Аның бер өлеше Шимбарк авылында, икенчесе Гданьски шәһәрендә үтәчәк. Шимбарк авылы Гданьскидан 40 чакрымда бик матур җирдә урнашкан. Әлеге җиргә туристлар асты-өскә әйләндереп төзелгән йортны карарга дип дөньяның төрле җирләреннән килә. Бу йортны исемен әйтергә теләмәгән эшмәкәр төзеткән һәм ул коммунизм чорын тасвирлый.


 
 | (17 май 2012) | Тулысынча
  ЯҢАЛЫКЛАР
 
     Вице-премьер урыны: Вәлиева китә, Сәфәров килә

74421c0b35a343e1b8b5dbe73016d062_w268_r1.jpg (5.9 Kb)Президент фәрманы белән 16 майда Зилә Вәлиева Татарстан вице-премьеры вазифасыннан азат ителде. Фәрманда бу Вәлиеваның башка эшкә күчүе сәбәпле дип язылган.

Зилә Вәлиева премьер-министр урынбасары итеп 2005 елны билгеләнгән иде. Ул нигездә милли-мәдәни үсеш, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә караган өлкәне алып барды.


 
 | (17 май 2012) | Тулысынча
  ЯҢАЛЫКЛАР
 
     Язучыларының моң-зарларын тыңларга Президент та килә

34778811f4fa2f021d9de101106aa26f_l.jpg (37. Kb)18 май көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең XVII корылтае узачак. Каләм әһелләренең фикер алышуында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

Татарстан язучылар берлеге - Татарстанның профессиональ язучылары оешмасы 1936 елда оеша. Хәзерге вакытта берлектә 300дән артык язучы исәпләнә. Бөек Ватан сугышыннан соң, 60нчы елларда 100 кеше теркәлгән була.


 
 | (17 май 2012) | Тулысынча
  ЯҢАЛЫКЛАР
 
     Рөстәм Миңнеханов күршеләргә эш сәфәре кыла

print_108595_tatar.jpg (12.28 Kb)Татарстан-Башкорстан дуслыгы беренче нәтиҗәләрен күрсәтә. Хезмәттәшлек җыр-биюләрдән, ягъни уртак мәдәни чаралардан башланып, нефть-газ өлкәсенә кадәр күтәрелде.

2010 елның декабрендә Рөстәм Миңнеханов белән Рөстәм Хәмитов арасында сәүдә-икътисади, мәдәни, фәнни-техника өлкәләрдә хезмәттәшлек килешүе имзаланса, инде узган ел май аенда республикалар нефть табу өлкәсендә уртак предприятиеләр булдырырга килеште.
 
 | (17 май 2012) | Тулысынча
  
 
     Татар дәүләт опера һәм балет театрында Р.Нуриев исемендәге XXV Халыкара классик балет фестивале ачылды

spartak1.jpg (13.81 Kb)М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXV Халыкара классик балет фестивале ачылды. 27 майга кадәр дәвам итәчәк фестивальгә “Спартак” спектакле старт бирде. Быелгы фестивальдә “Спартак” спектаклендә әрмән милли опера һәм балет театры белгече Карен Дурганян дирижерлык итә.

Быелгы фестивал шунысы белән истәлекле: нәкъ 20 ел элек Рудольф Нуриев, Казанга килеп, фестивальне үз исеме белән атарга рөхсәт бирә һәм “Щелкунчик” спектакленә дирижерлык итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: дөньякүләм танылган биюче 1991 елда ук балет карьерасын тәмамлый. 1992 елда узган фестивальдә милли балет үрнәге булган “Шүрәле” балетына югары бәя бирә.
 
 | (16 май 2012) | Тулысынча
  ЯҢАЛЫКЛАР
 
     Фәннәр Академиясендә нәзарәтнең 225 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл уза

d3fc4d7a.jpg (35.12 Kb)Бөтендөнья татар конгрессы Русия Үзәк Диния нәзарәте (ЦДУМ) оешуның 225 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл оештыруда катнаша. Түгәрәк өстәл Татарстан Фәннәр Академиясендә 16 май көнне сәгать 11дә икенче һәм өченче мөфти Габдессәләм Габдеррәхимов белән Габделвахит Сөләймановка багышлана.

Фәнни җыенда Казан, Уфа, Мәскәү галимнәре чыгыш ясаячак. Җыенда җәмәгать эшлеклеләре, мөфтият һәм хакимият вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә Мәскәү мөфтияте матбугат үзәге.

 
 | (15 май 2012) | Тулысынча
  ЯҢАЛЫКЛАР
 
     Рөстәм Миңнеханов: “Без бердәм булып кына, көчле була алабыз”

print_108396_tatar.jpg (39.1 Kb)“Без бердәм булып кына, көчле була алабыз”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәриятенең чираттан тыш VII конференциясе делегатлары белән очрашуда шулай дип ассызыклады.

Президентның илнең татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли-мәдәни мохтәриятләр җитәкчеләре белән очрашуы конференция алдынннан “Казан” милли-мәдәният үзәгендә узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский,
 
 | (15 май 2012) | Тулысынча
  ЯҢАЛЫКЛАР
 
     Россия төбәкләрендә балаларны татар теленә өйрәтү мәсьәләләре буенча күп санлы тәкъдимнәр кертелде

image3424299.jpg (27.74 Kb)Россия төбәгендәге абитуриент арасында өч яклы килешүләр әзерләргә һәм гамәлгә кертергә; Татарстан ярдәме белән ул студентларга хәтта матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булдырырга һәм укуын тәмамлагач, белгечне төбәктә беренче эш урыны белән тәэмин итәргә һ.б.

“Россия төбәкләрендә татар телен өйрәнү проблемалары һәм заманча алымнар” – Татар федераль милли-мәдәни мохтариятнең бүген “Казан” гранд-отелендагы “Габдулла Тукай” конференцияләр залында татар телендә барган VII конференциясендә шушы темага сөйләшү булды. Анда Россия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре, дәреслекләр табу, укытучы-белгечләр әзерләү һ.б. проблемалар күзгатылды, киңәш-табыш ителде.
 
 | (14 май 2012) | Тулысынча
  [1] 2 3 4 5 6 ... 92 93 94 95  далее »
 
    Тәкъдим итәбез
 
Официальный сервер Республики Татарстан
 
Татары. Татарский Всемирный Сервер ТАТАРЛАР.РУ
 
Белем.ру
 
Федерация Татаро-Башкирской национальной борьбы
 
Всемирный форум татарской молодежи
 
    Календарь
« Май 2012 »
Дүш Сиш Чәр Пән Җом Шим Як
1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31
 
    Яңалыклар архивы
 
    Сораштыру
Сез татар телен камил беләсезме?
Әйе, камил беләм (3)
Сөйләм телен генә беләм (6)
Бик начар беләм (7)
Кызганычка каршы юк (2)
 
 
 
 
 
Copyright © 2007-2008 Бљтендљнья татар конгрессы
Программа һәм дизайн OOO "Белем.ру"

Warning: rename() [function.rename]: SAFE MODE Restriction in effect. The script whose uid is 10031 is not allowed to access /tmp/tmp_pUHU9b owned by uid 48 in /var/www/vhosts/tatar-congress.v.shared.ru/httpdocs/tat/2z/extras/cron/cron.php on line 167

Warning: unlink() [function.unlink]: SAFE MODE Restriction in effect. The script whose uid is 10031 is not allowed to access /tmp/tmp_pUHU9b owned by uid 48 in /var/www/vhosts/tatar-congress.v.shared.ru/httpdocs/tat/2z/extras/cron/cron.php on line 169