tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта – авыл туризмын үстерүгә игътибар бирелә
Актанышта – авыл туризмын үстерүгә игътибар бирелә

Актанышта – авыл туризмын үстерүгә игътибар бирелә

Актанышта узган “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары  иҗтимагый оешмасы утырышының икенче көне авыл туризмы, милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез, милли ризыклар пешерергә өйрәнүгә, чын татар авыллары белән танышуга багышланды.

Эшлекле сәфәрнең икенче көне дә бик иртә башланды. Гүзәл ханымнар иртәнге сәгать алтыда инде аланда зарядка ясый иде. Бу көн һәркайсының күңелендә гомерлеккә онытылмаслык, сагынып искә алып сөйләрлек бер хатирә булып сакланачагына шик юк. Хатын-кызларыбыз биш төркемгә бүленеп биш тарафка юл алдылар. Һәр юнәлеш үзенчәлекле, кызыклы һәм алар бер берсен кабатламый. Һәркайсында кунаклар өчөн бу җирлектә киң таралган милли ризыкларыбызны әзерләү буенча мастер-класслар уздыру, халкыбызның йолалары белән тирәнтен танышу каралган.

Кичен исә Актанышта “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 50 еллык юбилее уңаеннан Мәдәният йорты ачылу тантанасы булды. Чарада Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ансамбль ветераннары катнашты. Кадерле кунакларга “Агыйдел” ансамбле концерты тәкъдим ителде.

Концерттан соң “Ак калфак”лылар данлыклы Актаныш басмалары буйлап елганы кичтеләр. Бу минутларда шәһәрнең иң матур урынында гүзәл фонтан ачылды.

Мөнирә Сәгыйдуллина, Казан-Актаныш-Казан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*