tatruen
Баш бит / Татар авыллары / “Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең чираттагы сайлап алу туры Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында узды
“Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең чираттагы сайлап алу туры Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында узды

“Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең чираттагы сайлап алу туры Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында узды

Бәйгене оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы.

Хәбәр ителгәнчә, аның алдагысы Самара өлкәсенең Гали авылында булган иде. Урмай авылында узган бәйгедә Чувашия Республикасының өч районыннан – Батыр, Комсомол һәм Ибрәс районнарыннан татар кызлары катнашты.

Жюри “Хуҗабикә”, “Балам-багалмам”, “Туган якны яратучы”, “Үз эшенең остасы”, “Булганнан бар да була” кебек төрдә җиңүчеләрне билгеләделәр. Кызларның барысы да уңганнар, булганнар. Һәркайсы үз номинациясендә җиңүче.

Шулай да башкалабыз Казанда узачак финал өлешенә жюри тарафыннан ике кыз сайлап алынды. Алар Урмай авылыннан Азалия Хәертдинова һәм Тукай авылыннан Гөлия Хәйретдинова. Кызларның икесе дә студентлар. Бу сылулар киләсе елның март аенда башкалабызда узачак “Авыл кызы” бәйгесенең йомгаклау өлешендә чыгыш ясаячаклар. Урмай авылы мәдәният йортында узган бәйгене “Мишәр” халык фольклор-эстрада ансамбле бизәде.

Киләсе сайлап алу туры 2012 елның февраль аенда Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*