tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Авыл кызы”на әзерлек бара!
“Авыл кызы”на әзерлек бара!

“Авыл кызы”на әзерлек бара!

Шушы минутларда К.Тинчурин исемедәге театр бинасында ”Авыл кызы” II Бөтенроссия бәйгесенең финал өлешенә соңгы әзерлек эшләре алып барыла.

Башкорстаннан, Пенза, Сембер, Әстерхан, Ырынбур, Түбән Новгород өлкәләреннән килгән кызлар милли аш-су, җыр-биюдә көч сынашып, араларыннан иң-иңен сайлап алачаклар. Моны танылган җырчы Фердинанд Сәлахов җитәкләгән жюри башкарачак. Кызлар бераз каушап та торалар, чөнки  жюрида билгеле һәм абруйлы шәхесләр: Камал театрының данлыклы артисты Әсхәт Хисмәтов, җырчы ИлСаф, ТНВ телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, “Алмаз-холдинг” җитәкчесе Фәрит Гомәров, дизайнер Әлмира Борһанова.

Бәйрәм бәйге кичәсе кичке алтыда башланып китәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*