tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылда яши белү – зур гыйлем ул
Авылда яши белү – зур гыйлем ул

Авылда яши белү – зур гыйлем ул

Татар авы­лы бүген ничек яши? Бу сорауга җавапны Бө­тендөнья татар эшмә­кәрләренә ярдәм итү ас­со­циациясенең баш­карма ди­ректоры Фә­рит Уразаев бе­лән эзләдек.

– Фәрит Язкәрович, Сез та­тар авыллары фаҗигасенең сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

– Юкка чыккан татар авыл­ларының хәлен, тормышын бер­ничә этапка бүлеп карарга кирәк. Чөнки бу күренеш үткән га­сыр­ның тарихы белән бик тыгыз бәй­лә­нештә тора. Беренче Бөтен­дөнья сугышыннан соң, 1917 елда революция, илдә Гражданнар сугышы, Идел буенда ачлык булган вакытта, татар кешесенең, бәхет эзләп, дөньяның төрле кыйтгаларына китәргә мәҗбүр булуы билгеле. Авыллары белән күчеп китәләр хәтта. Себер якларына, Төркиягә үк барып чыгалар. Колхозлашу, халыкны Себергә сөрү­нең дә йогынтысы зур була. Иң яшь көч шәһәргә күчә. Узган гасырның 60нчы елларында, Хрущев заманында, авыл кешесе паспорт ала башлый. Монысы да эзсез узмый. ГЭСлар төзегәндә, буалар буганда, күпме татар авылы су астында калды. Кызганыч, әби-бабай­ларның каберләренә барып, дога кылырга урын калмаган авыллар да бар.

90нчы елларда милек бүлү башланды. Авыл тормышын монысы да читләп узмады. Зур заводлар, агрохолдинглар төзеп куярга була, әмма җир синеке түгел икән, иртәгә ул милек башкалар кулына күчәргә мөмкин. Россия­нең иң зур байлыгы булып нефть белән газ түгел, ә җир белән су санала. Авылда әти-әни нигезен читтән килгән ниндидер җил­куарга сатып җи­бәрү – үзе бер фаҗига. Татар авылларының юкка чыгу сә­бәп­ләрен аңламый­ча, башкаларын саклап калу мөм­кин түгел. Күптән түгел “Татар­станның юкка чыккан торак пунктлары” дигән китап дөнья күрде. 30-40 ел элек үк кирәк иде ул. Бүген Рос­сиядә 4 мең 500 татар авылы исәп­ләнә. Илдә көн саен ике-өч авыл юкка чыга, алар арасында татар авыллары да бар. ХХI гасырда авылга тагын да көчлерәк урбанизация яный. Элек ул авылдан шә­һәргә түбән бәяләнә торган эш кө­че таләп итсә, бүген урбанизация авылга үзе килә. Авылларда агрохолдинглар тө­зелә, яңа техноло­гияләр булдырыла. Бу, бер яктан, яхшы да сыман. Әмма анда нибары бер кеше эшләргә мөмкин, ә калганнары ни белән шөгыль­ләнергә тиеш? Кызганыч, бүген бер җи­тештерү предприятиесе дә калмаган район үзәкләре бар.

– Кайбер авылларда хәзер көтү дә чыкмый хәтта…

– Бер танышым үзе генә урамына бер сыер асрый. Ул аны авылны саклау фәлсәфәсе дип аңлата. Чөнки бүген күп кенә татар авылларында мал, эре терлек юкка чыгып бара. Бу — авыллар­ның фаҗигасе. Шулай да, Татарстанда (башка төбәкләрдә дә) иң зур азык-төлек җитеш­терүче көч булып әле дә шәхси хуҗа­лыклар санала. Алар үзен­нән артканны базарга чыгарып сата. Сыйфатлы продукция белән туганнарын тәэмин итә, илнең азык-төлек программасын үти. Фермер ху­җалыклар, кызганыч, сирәк. Авыл­га зур инвесторлар килде. Алар, халыкның пай җир­ләрен үз кулларына җыеп, күпмедер вакыттан соң бу милекне банкротлыкка илтеп җиткер­де. Татарстандагы “ВАМИН” агрохолдингы — шун­дый аяныч кү­ренешләрнең берсе. Мондый хәлләр татар авылын якты килә­чәккә алып бармый, билгеле.

– Авылга фермерлар, эшмә­кәрләр ни дәрәҗәдә булыша?

– Шөкер, туган авылларына ярдәм итүчеләр аз түгел. Ишетеп-күреп торабыз: Себердә яшәүче абыйлы-энеле эшмәкәрләр Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар Чир­мешәндәге Әмир авылында яңа туган сабыйга 100 мең сум ак­ча бүләк итә. Авылда җыен­нар уздыра. Курган өлкәсендәге эш­мәкәр Ма­рат Юнысов та үз авылына яр­дәм итеп яши.

Бүген “оптимальләштерү” сү­зе астында авылга карата битарафлык ята. 2010 елдан Бөтен­дөнья татар конгрессы каршында татар авыллары фермерлары җыены эшли башлады. Россиянең төрле төбәкләреннән елына 600-700 кеше үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга Казанга җыела. Авылның киләчәге — шушы ке­шеләр кулында. Алар ярдәме белән эш урыннары булдырыла, зиратлар һәм юллар төзек­лән­дерелә, күп эшләр баш­карыла. Быел Россия күлә­мендә татар төбәген өйрәнү­че­ләр­не җыйдык. Татар тарихы турында 7 томлык китап чыккан иде. Ш.Мәр­­җани исемендәге Тарих институты татар авылларының җи­де томлык тарихын язуны үз өстенә бурыч итеп куйды. Бу эштә фермерлар да акчалата ярдәм итсә, күркәм күренеш булыр иде.

– Бүген кабат тергезел­гән авыллар бармы?

– Чуашстанда бер авыл юкка чыгып бара иде, әмма анда шул авылдан чыккан фермер Рәшит Сәнҗапов җир алып, йортлар салып, аны аякка бас­тырды. Хәзер бу авылда хәтта йорт салырга урын җитми. Элек салаларда тәрәзә­лә­ренә такта кагылган йортлар бар иде, хәзер алар кү­ренми. Чаллы ти­рәсендәге авыл­ларда әби-ба­бай­ларның нигезен сакларга тырышалар. Заманында алар автокалага күчеп киткәннәр. Йортларын тө­зек­ләндерәләр икән, димәк, авылга кайтырга исәпләре бар. Бу авыл­ның гомерен 15-20 елга озынайтырга мөмкин. Татарстанда кабат торгызылган авыл турында ишет­кәнем юк. Бар икән, аларга булышырга кирәк. Яңа авыллар барлыкка килми икән, бу илнең ки­ләчәге ышанычлы түгел дигәнне аңлата.

Татар авылы — үзенә күрә бер галәм ул. Бүгенге яшьләр теләсә кая китеп, теләсә кайда яши ала. Инде китәләр икән, алар арасында элемтә югалмас­ка тиеш. Мә­дәният өл­кәсендә эшләү­челәр­нең авыл­ны елына бер мәртәбә Са­бан туенда шаулатып алуы гына җитми.

– Ә ни өчен китәләр? Элек авылда тормыш авыр булган, хәзер җиңеләйде, дибез.

– Җир шарындагы 7 миллион татарның 25 проценты — авылда, ә калганы шәһәрдә яши. Бу — статистика. Бүген кала һәм салада яшәүчеләр арасында тигезсезлек күзәтелә. Авылда яшәүчеләрнең 70-80 процентын пенсионерлар тәшкил итә. Тагын 10-15 елдан алар да бакыйлыкка күчәчәк. Шулай итеп, киләчәктә авылда 5-7 процент кеше генә калырга мөм­кин. Кызганыч, татар авылла­рының 80 процентында шундый хәл. Чыннан да, Татарстан авылларында яшәү өчен бөтен мөм­кинлекләр тудырылган. Юлы бар, газы кер­телгән, суы ага, интернеты эшли. Әмма халыкны 70 ел эчендә эшләмәскә өйрәттеләр. 35 яшькә кадәрге кешеләрне авылга беркетеп калдыру буенча федераль программа эшли. Татарстан­ның күп кенә районнарында бик оста файдаландылар, күп йортлар төзелде. Әмма эш урыннары белән тәэмин итү бик начар. Бу — зур проблема.

Без җирдән качабыз. Авылда 20-25 процент кына кеше калган икән, җир биләмәләренең хуҗа­сы юкка чыга дигән сүз. Алар буш ятмый. Иртәме-соңмы аның яңа хуҗасы барлыкка килә. Дөнья­дагы бөтен низаг җир белән су өчен көрәш аркасында чыккан. Ниндидер мәктәп, завод өчен түгел. Адәм баласының яшәү мәгънәсе шуннан тора.

– Бездә җир һәм суның кадере бармы соң?

– Бу сорауга җавап бирү кат­лау­лы. Бүген чишмәләр ачылмый, инешләр кибә. Элек аксакаллар чишмәләрне чистартып, тазартып тора иде. Колонка суы кергәч, алар бетте. Суның сыйфаты начар. Кызганыч, чишмә буйлары чүп чыгарып ыргыта торган урынга әй­ләнде. Җирнең кадере бетте. Авыл кешесе хәзер бакчасына бәрәңге дә утыртмый. Аң­ларга була: кү­бесе — пенсионерлар. Рос­сиядә әле җир реформасы ахырга кадәр узмады. Дөрес, бай татар авыллары да бар. Без аларны күрсәтергә тырышабыз.

Сугыштан соң татар авылына эчүчелек килде. Җир хуҗасыз кала, бәрәкәт югала башлады. Ха­тын-кызлар да авылдан тизрәк китә. 1970-1990 елларда һәр авыл­да 20-30 өйләнмәгән эчкече егет барлыкка килде. Бу — социаль фаҗига. Аларның күбесе хәмер­дән кырылып бетте. Җир һәм хатын-кыз — бер-берсен тулыландыра торган образлар. Әгәр без татар хатын-кыз образын мил­ләтебезгә кире кайтармыйбыз икән, милләт таркалачак. Ә милләтнең яшәеше бүген татар гаилә­ләренә бәйле. Без үзебезне җирле милләт дибез. Үзебезнең җиребез бетеп бара. Җирсез милләт булмый. Авыл­ның милке булмаса, халык­ның киләчәге юк.

– Бүген бөтен нәрсә үзгәрә. Ә авылларның йөзе?

– Татар авыллары Екатерина II вакытындагы архитектура буенча төзелгән. Шуннан бирле үз­гәреш юк. Катып калган әйбер үсә алмый. Карелиядә кечкенә, шул ук вакытта үзенчәлекле бер авыл бар. Ул дага формасында төзел­гән, уртасында кечкенә генә гыйба­дәтханәсе дә бар. Башка авылга охшамаган. Анда 2016 елда дөньяның төрле почмакларыннан 5 мең турист килгән. Авыл­ларга яңа дизайн, үзгә­решләр кер­тергә өнди торган яңа чор туып килә.

– Гыйбадәтханә димәктән, соңгы елларда мәчете булма­ган татар авылы калма­ган­дыр. Иман йортлары сала тормышына йогынты ясый аламы?

– Бездә 2 меңгә якын мәчет бар, тик анда күпме кеше йөри? Төрлесе бар. Кайбер авылларда мәчетләр бик күп эш башкара. Балтач районының Борбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев ундүрттән артык социаль йөкләмәне үз өстенә алган. Исем кушудан башлап, мәк­тәп, гаиләләр белән эшләү, яшь­ләргә пар табарга булышуга кадәр… Авылдагы 11 кызны чит төбәк егет­ләре кияүгә алып киткән. Бу бит тәрбия яхшы булган өчен! Мә­чет подвалында чаңгы базасы оештырылган. Авыл­да ел саен, зурлап, балалар Сабан туе уздырыла. Шул вакытта гына мәчетләр авылның үзәк бинасына әве­ре­ләчәк. Мәчетнең үз милке булырга тиеш. Россиядә күп җирләр чиркәү, монастырьга бер­кетелә. Безгә дә әлеге мәсь­ә­ләне күтәрүдән курыкмас­ка кирәк. Пенза өлкәсендәге Әлә­зән авылында булган идем. Анда 7 мәчет эшли. Алар бер-бер­сеннән ак көнләшү белән көн­ләшеп, ярышып эшлиләр. Монда эчүче­лек дигән нәрсә бөтенләй юк. Халык эшкә хирыс. Кайбер мә­чет­ләр умартачылык курслары оештыра, җир сөргән хәзрәтләрне дә беләм. Андый имам начар була алмый! Авылларда Корбан ашлары уздыру матур гадәткә керде, дини бәй­рәмнәрдә бүләкләр бирешә­ләр. Хәзер Кыш бабай гына түгел, мулла бабай да балаларга бүләк өләшә. Мәчет элек-электән авыл­ның яшәү фәлсәфәсе булган.

– Элегрәк андый үзәк дип мәктәпләр санала иде. Ә хәзер укучыларны, автобуска төяп, чит авылга озатабыз.

– Һәр авылда кимендә башлангыч мәктәп булырга тиеш. Иң кыйммәтле нәрсә ул — кеше. Бала начар булып тумый. Аны җәм­гыять яхшы яки начар итеп тәрбияли. Мин киләчәктә балаларга белемне читтән торып бирә башларлар дип уйлыйм. Безнең авылга укучылар биш авылдан килеп, интернатта яшәп укый иде. Кайберләренең качып кайтып китүләре истә калган. Ә безне аларны эзләргә җибә­рәләр. Әти-әниләрен сагынып елый иде сыйныфташлар. Үз авы­лыңда мәк­тәп булмау — бала өчен стресс ул. Элек авылда укытучылар иң зыялы кеше саналды, аларның фикере дәрәҗәле иде. Бүген авыл җи­рендә андыйлар калмады диярлек.

– Татарстанда бер генә кеше яшәгән авыллар да бар. Бу – юләрлекме, әллә туг­рылыкмы?

– Бу — дөньяны зурдан тоеп яшәү. Андый кешеләрдә ихтыяр көче зур, җир кадерен беләләр. Балтыйк буе илләрендә “хутор” системасы күптән яшәп килә. Рос­сиядә җир биләмәләренә кагылышлы яңа закон гамәлгә керде — “Родовое поместье”. Ул иң ташландык җирләрне бирүдән башланды. Бу закон нигезендә гаиләгә бер гектар җир бирелә. Әмма ул аны сата алмый, бары нәселенә генә калдыра алачак. Бер гектар җире булган кешенең яшәү мәгънәсе, фикер сөреше башкачарак формалаша, үзгәрә, диләр. Җире булса, кеше анда тир түгәргә әзер, тик башкага барып эшләмәячәк. Җирдә эшли генә түгел, яши дә белергә кирәк. Авылда яши белү — зур гыйлем ул.

Сәрия МИФТАХОВА,
“Ватаным Татарстан”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*