tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Авылым минем” бәйгесенә йомгак ясалды
“Авылым минем” бәйгесенә йомгак ясалды

“Авылым минем” бәйгесенә йомгак ясалды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм “Халкым минем” газетасы редакциясе 2013 нче елда “Авылым минем” бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгенең максаты – дөнья буйлап сибелгән татар авылының хәл–әхвәленә, үткәндәге мирасына, гореф –гадәтләребез, йолаларыбыз, туган телебез, матур үрнәк гаиләләрнең яшәешенә җәмәгатъчелек игътибарын җәлеп итү.

Шушы максатны күздә тотып без киләсе елларда да “Авылым минем” бәйгесен уздыруны традициягә кертеп җибәререгә булдык.

Быелгы бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән 40 ка якын эш катнашты. Шушы эшләр арасыннан өч эшнең авторы җиңүче дип табылды.

  • Хамзина Римма Мәхмүт кызы (ТР Мамадыш шәһәре 2 нче номерлы лицейның татар теле һәм әдәбият укытучысы) – 1 урын;
  • Вильданова Лилия Равил кызы (ТР Тукай районы Мусабай урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы) – 2 урын;
  • Шәмсиева Гөлназ Миннегәрәй кызы (ТР Азнакай районы Уразай урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбият укытучысы) – 3 урын;

 

Без җиңүчеләрне котлыйбыз!
Аларга исәнлек –саулык, иҗади уңышлар телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*