tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балчыктан сыннар ясаучы осталар
Балчыктан сыннар ясаучы осталар

Балчыктан сыннар ясаучы осталар

Төмән өлкәсенең Тубыл районы, Ишмәт авылында туып үскән Нурия Яхья кызы Маметова мәктәпне тәмамлап Тубыл педучилищесында белем алганнан соң, башлынгыч сыйныф укытучысы булып туган авылында хезмәт юлын башлый. Ул күп еллар Тубыл шәһәрендә яшәп, балчыктан сыннар әвәләп танылган остага әверелә. Аның иҗаты турында беренче Россия каналыннан да килеп төшерделәр, күрсәттеләр. Ул шәһәрдә үзенең сыннар әвәләү остаханәсен дә ачкан иде. Лаеклы ялга чыгып, тормышындагы үзгәрешләр белән оста безнең белән уртаклашты.оста 2

-2000 елда үзебезнең “Балчыктан сыннар әвәләүчеләр”дип аталган остаханәбезне ачкан идек. Туристлар килсә, аларны безнең остаханәгә интерактив экскурсияләргә алып киләләр иде. Бүген дә бу юнәлеш кирәкле, чөнки сораучылар, кызыксынучылар бар.Үз эшең белән шөгыльләнүнең уңай яклары да күп, авырлыклар да очрый. Эш урныңда, тапкан акчаңа үзең хуҗа булсаң да, түләнүләр күп.

Гомумән, бизнеска керешкәндә, сәүдәгәрлек эшеннән ерак булганыма күрәдер, бу юнәлеш җиңел бирелмәде. Беренчедән, салымнарны да вакытында түләп барырга кирәк. Икенчедән, безнең ял көннәребез дә булмады. Хәзер мин бу юнәлешемне олы кызыма, Ленага тапшырдым. Аның Абалак туристлар комплексында сәүдә ноктасы бар.

Ул үз теләге белән балчыктан сыннар әвәләргә дә өйрәнде. Үзем дә бу юнәлештән бөтенләй китмәдем. Авылга күченеп кайтсам да, яраткан эшемне дәвам итәм. Балаларга ярдәм булсын өчен тырышам ,- дип, сөйләде ул.

Нурия апа авылда яшәсәдә, күп вакытын шәһәрдә үткәрә. Якташыбызның күңел җылысын биреп эшләгән эшләре берсеннән берсе матур, үзенчәлекле. Ул балчыктан әвәләгән сыннары белән шәһәр һәм өлкә күләмендә төрле күргәзмәләрдә катнашып танылды. Нурия апаның кызы Лена да шәһәребезнең яшь осталарының берсе. Кече бизнес юнәлешендә дә, ул югалып калмады.

Шәһәргә килгән кунаклар нәрсә белән кызыксына, туристларга нинди сувенирлар кирәклеген белә. Аның бүгенге планы-әнисе тапшырган эшне дәвам итү, үстерү. Әниле-кызлы бергәләп эшләнгән чүлмәкләр, кыңгыраулар Төмән өлкәсендә яшәүче якташларыбызга да яхшы таныш. “Төркем белән килгән туристлар чүлмәкләрне үз куллары белән эшләп карарга теләк белдерәләр. Бу борыңгы һөнәрләрнең берсе булып санала. Балчыктан сыннар әвәләргә төрле милләт халкы яраткан. Балчыкның да төрле төстәгесе, сыйфатлысы була.Туристларга сөйләп, күрсәтеп бирсәң кызыксыну тагын да арта”-дип, фикерләре белән уртаклашты.

Нурия Яхъя кызы соңгы елларны шәһәрдә катлаулы очракларда югалып калмаска, тормышта үз урыннарын табарага ярдәм итүче реабилитация үзәгендә балаларны балчыктан сыннар әвәләргә өйрәтә. 23 бала, алар өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән, төрле язмышлы, характерлы. Монда балалар белән уртак тел табып эшләү җиңел түгел. Аның себер татар мәдәният үзәгендә “Тылсымлы балчык” түгәрәген алып барганына да шактый вакыт узган. Авыл белән шәһәр аралары ерак булмаганына шатланып, ике эшне алып барырга өлгерә ул. Игелек юлына, гүзәллекне күрергә кулларыннан җитәкләп алып барган укытучы апаларын укучылары да ярата.

Нурия апа бу балаларны кызыксындыра алган укытучыларның берсе дә. Үзе башлаган балчыктан сыннар әвәләү остаханәсенең киләчәге турында да ул борчылмый. Тубылны юкка гына Себернең туристик үзәге дип атамаганнар, димәк, балчыктан сыннар әвәлүчеләрнең, яшь осталарның да киләчәге өметле.

“Агач –яфрагы, кеше -баласы белән матур ”, ди халык әйтеме. Нурия апа үзе киң күңелле, сабыр, аралашучан кеше. Тормыш юлында Аллага шөкер итеп, гаиләсенә кайгы килгәндә дә сабырлык, тыйнаклык күрсәтеп яши. Саубуллашканда әнисенең башлаган хезмәте ышанычлы кулларда булганына бердә шикләнмәдек. Балчыктан сыннар әвәләүче гаиләгә уңышлар телисе кала.

Римма Умитбаева,
Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*