tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык бистәсендә – “Халкымның күңел җәүһәрләре”
Балык бистәсендә – “Халкымның күңел җәүһәрләре”

Балык бистәсендә – “Халкымның күңел җәүһәрләре”

Балык Бистәсе җирлегенең “Ак калфак” оешмасы 2014 елның 16 июнендә Яңа Арыш авылында “Халкымның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән очрашу-кичә оештырды. Анда Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәис кызы, “Сөембикә” журналы вәкилләре – шагыйрә Асия Юнысова, Мәдинә Авзалова, Эльвира Закирова, Балык Бистәсе җирлегенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, мәктәп укытучылары һәм укучылары, авылның ак яулыклы әбиләре, хатын-кызлары һ.б. катнашты.

Очрашуда милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары, киемнәре, татар теле, хатын-кызларга кагылышлы сораулар, гаилә проблемалары турында сөйләшенде. Шагыйрәләр: Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» иясе Гарифуллина Рәсимә Әхмәтзакир кызы һәм Архипова-Әхмәдуллина Гөлнур Кәбирҗан кызы үзләренең шигырьләрен укыдылар. Яңа Арыш авылыннан Кадрия апа Ситдикова халкыбызның гореф-гадәтләре, үзләренең авылына хас булган йолалар турында сөйләде. Балык Бистәсеннән Зәйтүнә Сафина әйткән мөнәҗәт, Рәсимә Гарифуллина җырлаган җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Фойеда район туган якны өйрәнү музееннан алып килгән милли киемнәр күргәзмәсе эшләде.

Балык бистәсендәге “Ак калфак” җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*