tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Байталлылар бәйрәм итте
Байталлылар бәйрәм итте

Байталлылар бәйрәм итте

27 июльдә Кушнарен районы Байталлы авылында күкрәм чара — “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте. Авылда яшәгән халык та, читтәгеләр дә аны зур әзерлек, түземсезлек белән көтеп алды.Чара авылда яшәүчеләрнең уртак тырышлыгы белән оештырылды, һәркем кулыннан килгән кадәр өлеш кертте. Бәйрәм Сабантуеннан һич ким булмады, биредә аркан тартышу, чиләк белән су ташу, хөтта милли көрәш тә урын алды.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме Байталлыда өченче ел рәттән оештырыла. Бу башлангыч дәвамлы булыр дигән теләктә байталлылылар.

Нурлан Ганиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*