tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белозерье авылы хоккей командасы чемпион
Белозерье авылы хоккей командасы чемпион

Белозерье авылы хоккей командасы чемпион

Бүген, 14 апрель көнне Мордовиянең Аксеново авылындагы “Юлдаш” үзәгендә спортта зур уңышларга ирешкән татар командаларын котладылар. Алар арасында  хоккей, футбол командалары һәм татар көрәше батырлары. Бу чараны Мордовиянең татар эшмәкәрләре клубы оештырды. Алар Гафур Гәбдрәшитов, Рәфыйк Фәтхулов, Рәис Хәйров.  Тантанада җиңүчеләрне котлауда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты. Мордовия Республикасы Белозерье авылының хоккей командасы 18 команда, футбол командасы 35 команда арасында җиңеп чемпион булганнар. Шул уңайдан Данис Фәнис улы батыр, кыю, булдыклы спортчыларга уңышлар, сәламәтлек теләде. Һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Белозерье авылының хоккей командасына Данис Зариповның култамгасы белән хоккей таяклары–кәшәкәләр бүләк итте.

Р.S. Бу җирлектәге хоккейчыларыбыз “Ак Барс” хоккей командасының җанатарлары икән. Менә бүген дә кырыкка якын милләттәшебез Казанга “Ак Барс” белән ЦСКА арасындагы ярышны карарга киткәннәр. Без үз чиратыбызда “Ак Барс” командасын бүгенге җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы уеннарында да уңышлар телибез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*