tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бустан авылы 500 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә
Бустан авылы 500 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә

Бустан авылы 500 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә

Рәзән төбәгенең көньяк-көнчыгышында сирәк кенә татар авылларыннан берсе булган Бустан (урысчасы “Бастаново”) урнашкан. Безгә билгеле Русия рәсми тарихи документларында Бустан турындагы беренче искәртмә 1515 елның декабрена карый. Азовтагы Мәскәү илчесенең патша Василийга (III) бу белдермәсендә “…кырымлылар гаскәр җыеп, Андреев шәһәрчегенә һәм Бустанга бармакчылар, шуңа күрә Мордва Украйнасына Азовтан казаклар җибәрсәң иде…”, дип әйтелә [Труды Рязанской ученой архивной комиссии. 1903 год, том 8, выпуск 2, стр. 194]. Шушы мәгълүмәткә нигезләнеп, без — авылдашлар, Сасово татарлары, район үзәге Сасово шәһәре һәм Сасово районы җәмәгатьчелеге, Сасово татарларының милли-мәдәни автономиясе, башка төбәкләрдә яшәүче барча якташларыбыз — 2015 елда Бустан авылының 500 еллык юбилеен тантаналы рәвештә үткәрергә булдык, дип язган иде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка юлланган хатта “Рязань өлкәсе Сасово татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе” рәисе Нургаяз Гарипов.

Бу датаны Мәскәү каласында яшәүче якташлары — Әнвәр Девликамов белән Александр Әбдиев — бер 5 ел элек Бустан авылы тарихы хакында китап яза башлагач ачыкладылар. Аларның архивларда эзләнүләре бушка узмады: бүгенге көндә Бустан авылы тарихын чагылдырган, ә урыны белән хәтта академик басма хәтерләткән беренче китап нәшрияткә тапшыру хәлендә. Бу авыл һәм район өчен зур вәкыйга, шуңа күрә ул да 500 еллыкны үткәрү чаралары кысасында лаеклы урын алырга тиеш.

Бустан авылында ике мәчет эшли. Тарихи мәчет 1847 елда салынып, 1871 елда киңәйтелгән. Аны яңадан авыл халкы 1997 елда ачты һәм дә 2011-13 елларда якташлар ярдәме белән капиталь ремонт ясатты. Югары мәчет, нәкъ элеккеге мәчет булган урында нигез салып, авыл халкы Алла рәхмәтләре белән яңа бинада 2010 елда ачты.

Җирле татарлар арасында милли үзаңны торгызу юлында авырлыклар күп булса да (районда, Сасово шәһәрен кертеп алганда 1 меңнән бераз артык татар яши; Рәзән өлкәсендә 5,5 мең — бу бар халыкның 0,5 проценты), 2011 елда милли-мәдәни мөхтәрият оешу бераз уңай этәреш ясады. Соңрак Касыймда һәм Рәзәндә дә автономияләр барлыкка килде. Дөрес: Касыйм татар жәмгыятьчелеге үз районнарында 15 еллап Сабантуй бәйрәме үткәреп киләләр, инде хөрмәтле Адиль-абзый Агжитовка яшь буыннан алмаш үсеп чыкты. Бустан авылында да массакүләм чаралар үткәрү тәҗрибәсе тупланып килә: 2011-12 елларда Авыл көннәренә Казаннан Альбина Бәширова җитәкләгән “Акъяр” концерт төркемен чакырган идек (аңынчы Бустанга мәркәзебез кунаклары 25 ел буе килә алмаганнар иде). Ә инде 2013-14 ел Сабантуйларына Илсур Сафин, Закир Шаһбан, Зөһрә Сәхәбиева кебек зур артистлар килеп киттеләр — барлык Бустан халкы һәм барча бәйрәм кунаклары моның өчен Бөтендөнья татар конгрессына үз рәхмәтләрен белдерә.

Бүгенгә әле бәйрәмнең Оештыру комитеты билгеләгән якынча датасы — 25 июль. Планнарда Сабантуй кысаларыннан бераз чыгу булса да, төп чаралары кала бирә: ат чабышы, көрәш, баганага менү һ.б.ярышлар.

Инде еш очрый торган сорауга да — “сезнең авылда ничәмә кеше яши”гә — җавап бирәбез, дип яза Нургаяз әфәнде. Кайчандыр халык бик күп иде, хәзер исә Демушкино авыл поселениесендә — соңгы елларда Бустан шуңа карый — 250-ләп кеше теркәлгән. Әмма яздан көзгә кадәр күп Сасово татарлары авылда тора (хат язучыгыз да шул хисапта) — шуңа күрә номиналь авыл халкы 2 тапкыр күбрәк, бигрәк тә Рәзән-Мәскәүдән кайтучыларны да кертсәң; монда авылның Сасоводан якын урнашу (5 км) да әһәмиятле.

Сабантуй, башка бәйрәмнәр авыл алдындагы матур каенлыкта уздырыла. Татар-мөселманнарга тартылучы биредәге җәен күп санлы гастарбайтер үзбәкләр йогынтысымы — шулай да кунакларны пылау, шурпа (бу якларда шулай диләр) белән сыйлау да гадәткә кереп бара.

Юбилей кысаларында тагын бер максат бар: авылга Сасово ягыннан килеп кергәндә истәлек һәйкәле шикелле стела салу. Бәйрәмнәр вакытында менә шул стеланы да ачу булырга тиешле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*