tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чит ил кунаклары – Галидә
Чит ил кунаклары – Галидә

Чит ил кунаклары – Галидә

Милләтебезнең рухи байлыгын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, уңган-булганлыгын якыннан күрергә теләүчеләрне гел Гали авылына кунакка алып киләләр. Ә авыл халкы өчен кунак каршылау — шатлык кына ул. Чит төбәкләрдән килгән канкардәшләребез бе­лән аралашкан саен күңел­ләрдә яңадан-яңа ачышлар туплана, аларның яшәеш-көнкүрешләрен белү авыл кешесен рухи яктан баета.

Менә бүген дә бездә кунаклар. Австралиядән Гамил Садри һәм Кытайдан Малик Вәлиев әфәнделәр Казанда безнең авыл турында ишетеп белгәннәр дә барысын да үз күзләре белән күрергә теләгәннәр.  Башкортостанның Туймазы шәһәре эшмәкәре Фәнир Галимов, бөтен чыгымнарны үз өстенә алып, кунакларны, хатыннары белән бергә, Галигә алып килгән дә инде. Аларга Татарстанның халык артисты җырчы Фән Вәлиәхмәтов, Туймазыдан Тәл­гать Газзафаров та кушылган.

Кунаклар беренче чиратта мәктәпне карап чыктылар. Киң заллар, якты класслар, матур йорт буйлап йөргәндә аларның йөзләреннән гаҗәпләнү хисе китмәде. Авылдашыбыз, танылган эшмәкәр Дания ханым Тулова зур чыгымнар белән мәктәпне төзекләндергәннән бирле, горурланып бөтен ку­накларга да күрсәтәбез. Кай­берәүләр Гали мәктәбен Ка­занның затлы уку йортлары белән тиңлиләр.

Урамнары аша үткәндә ку­нак­лар авылның зурлыгына сокланып бардылар, ә инде  “Ямьле йорт” агротуризм үзә­генә килеп туктагач, тагын да гаҗәпләнә төштеләр. Биредәге хозурлык, аш-су осталары әзерләгән мул табын, төрледән-төрле йорт хайваннары, ял итү өчен булдырылган башка уңайлыклар аларны әсир итте.

Агротуризм үзәге хуҗасы Расих Латыйповның әле тагын колбаса цехын да, түбә калайлары ясау производство­сын да, авылыбыздагы башка фермерларның уңышлы эшен дә, шәхси хуҗалыклардагы яшелчә парникларын һәм терлек мал тулы сарайларны да караганнан соң, Алла­һының рәхмәтендә булыгыз, дип, кунаклар иң җылы хисләр кичерүләре турында белдерделәр. Кунакларга күч­тәнәч итеп авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев минем шигырь җыентыкларымны тапшырган икән. Үзем дә килеп җиткәч, кунаклар миннән автограф алдылар. Мондый игътибар күңелемә май булып ятты.

Австралия һәм Германия татарлары, гомер буе чит илләрдә яшәсәләр дә, матур итеп чын татарча сөйләшәләр, балаларын да яшьтән үз телебезгә өйрәтәләр икән. Ни кызганыч, безнең Гали авылында балаларны русчага гына өйрәтеп үстергән гаиләләр бар. Ата-аналар үзара рус телендә сөйләшкәч, бала нәрсәгә өйрәнсен инде?

Австралия кунагы Фирдәүс ханым Садри миңа баш яулыгы бүләк итте һәм үземне кунакка чакырды: “Самолет белән 20 сәгать очасың да Австралиягә килеп кунасың!” — дигәч, көлешеп алдык.

Кунаклар белән саубуллашканда йөрәк түремдә бихисап күп сүзләремнең, әйтелмәгән хисләремнең төйнәлеп калуын сиземләдем. Вакыт тар, тормыш тиз, аралар ерак шул хәзер. Шулай аерылыштык. Саубуллашканда кунаклар шушы матур очрашуны оештырган Расих Латыйповка чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Әйе, ул килгән һәрбер кунакны шулай кочак җәеп каршы ала, зурлап кунак итә, ә китүчеләргә күчтәнәч тә биреп җибәрә әле. Аллаһы Тәгалә бу киң күңелле кешенең сәламәтлеген арттырса иде, дип тели-тели кунаклар юлга кузгалды.

Саимә МОРЗАХАНОВА. «Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*