tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чорлар аша узган Яңааптулага-220 ел
Чорлар аша узган Яңааптулага-220 ел

Чорлар аша узган Яңааптулага-220 ел

Яңааптула авылы (җирле халык телендә – Көсәйкүл) быел  220 еллыгын билгеләп үтә. Монда тырыш, хезмәт сөючән, туган телләрен, мәдәниятебезне, динебезне, авылның тарихын, гореф-гадәтләребезне саклап яши милләттәшләребез.

Көсәйкүл балалары

Көсәйкүл балалары

1795 нче елны Аромаш районының  Чумык авылыннан еракта түгел ап-ак каенлы яланлыкта, күлләр һәм Вагай елгасы ярында тагын бер татар авылы барлыкка килә. Бу авылның килеп чыгышы тарихы, халкының тамырлары  Татарстан якларына барып тоташа. Ерак сәфәр үткән якташларыбыз 1773 нче елны Емельян Пугачев  гаскәрләрендә крестьян сугышларында катнашулары турында  галимәләребез яза, бу турында  авылның өлкән яшьтәге кешелере хатирәләре белән элек тә уртаклаша иде. Авыл халкының язмышы турында буыннан-буынга тапшырылып килгән, авылдашларыбызның олысы-кечесе белгән  гыйбрәтле тарихы да бар.

Бер чыганакларда бу авылның тамырлары Мамадыш өлкәсе белән бәйле булса, икенчеләре, сөйләм теле мишәр татарлары теленә якын булганы турында сүз алып баралар. Ничек булмасын, туган җирләренең якты истәлеге халык күңелендә, туган телләрендә, яшәү рәвешләрендә. Безнең әби-бабаларыбыз беренче Вагай районы Казанка авылында урнашалар, аннары  җиде гаилә Аромаш районына юл тота.  Төпләнеп калган яңа авылны да, алар беренче елларны Казанлы, аннары Көсәйкүл дип атыйлар. Советлар Союзы елларында авылга җирле хакимият   Яңааптула исемен  бирә. Авылның бу исеме турында да төрле легендалар бар. Берәүләр, авыл янәшәсендәге күлдә күп опты(язь) балык булганга күрә мондый исем бирелгән, ә икенчеләр, күлне беренче булып күргән Аптулла исемле кешенең  хөрмәтенә бу исем бирелгән дип сөйлиләр. Яңааптулага 220 ел тулса да, заманалар үзгәрсә дә, авыл халкы тел үзенчәлеген дә саклап кала. Бүген дә бу авылда яшь буын татар теленең  матурлыгын тоеп үсә.

Хәзер авылда  өлкән яшьтәге авылдашларыбызның саны сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Авылның тарихы, яшәеше-көкүреше, халкы, мәктәбе турында Бөек Ватан сугышы ветераны, ветеран укытучы, 91 яшендә барган Нүрилә апа Юнысова: “Авылыбызда Октябрь революциясенә кадәр мәдрәсә булган, аннары гына бер иске бинада  кечкенә мәктәп ачылган. Беренче директор булып Бәдретдин абый Мәүлетов эшләгән. Безнең балачак, яшүсмер елларыбыз авыр сугыш елларына туры килде: иртә эшкә өйрәнеп үстек, бөтен хезмәт кул белән башкарылды.

Вакыт уза косайкулторгач авылыбызда яңа җиделлык мәктәп төзелде, безнең буын балаларга  Казаннан килгән укытучылар белем бирде: Сабир Басыймов  мәктәп директоры булып эшләде, аның тормыш иптәше Сәгыйдә апа математика дәресләрен алып барды. Тарих фәннәрен Хәмит абый Ишитирәков, рус телен Суфия апа Хөсәенова  укыттылар. Үзебезнең районнан, авылдан да укытучылар безгә белем бирделәр: Әхмәди абый Әхмәдуллин, Тимербай  абый Әхмәдиев, Сәгъдетдин  абый Фазыйлов, Галиәсгар абый Хәмитов. Классларда 25-30  бала укыды. Күпчелек  фәннәр татар телендә алып барылды. Ул елларны авыл мәктәбендә 500ләп бала белем алды.  Мәктәптә җиде классны тәмамлап без Тубыл татар педучилищесына укырга кердек. Авыр сугыш елларында уку җиңел бирелмәде. Авылдан укырга җәяүләп чыгып китәбез, шәһәргәчә өч көн атлап барабыз. Аякларыбызга, өстебезгә санлы кияр кием дә  булмады. Шулай булса да, без укып чыктык, кулыбызга 1943 нче елны дипломнар алып, туган авылыбызга мәктәпкә эшкә кайттык. Мин, Сәгыйдә Имранова, Мәхмүзә Хасанова, Мәгъузә Рахматуллина, Гадилә Сәйфетдинова, Газирә Садыйкова, Әхмәди Нуриәхмәтов, Насыйхә Даутова, Нәсыйхә Гыйззатуллиналар – бу укытучылар күп балага тәрбия, белем бирде. Ул елларны безнең мәктәптә күрше татар авыллары: Үткәрмә, Яңавыл, Чумыктан балалар укыды,  интернатта яшәделәр. Укытучылар мәктәпне җылыту өчен кышкы салкыннарда сыер җигеп утынга бара идек. Авылыбызда “Яңа юл” һәм “Туры юл” исемле ике колхоз булды. Бер эштән дә безне  калдырмадылар,”-дип сөйләде ул. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы үзенең  беренче укучылары Гөлфара Касыймова, Нүрилә Хөсәеноваларны һәм бик күп башка укучыларын җылы сүзләр белән искә алды. Укытучы һөнәрләрен сайлаган укучылары да күп еллар туган авылларында мәктәптә эшләгәннәр, хәзер инде лаеклы ялда алар да. 2001 нче елны Нүрилә апа Хөсәенова җитәкчелегендә авылда яңа кирпечтән мәктәп төзелә.

IMG_2837[1]Нүрилә Алишкә кызы Юнысова  биш балалы гаиләдә туып үскән, сугыш елларының авырчылыгын кичергән кеше. Аның әти-әнисе (мәрхүмнәр) Алишкә бабай  белән Назыймгөл әби кешелекле, миһербанлы,ачык йөзле кешеләр иде. Нүрилә апа Бөек Ватан сугышыннан кайткан Бәдретдин абый Бикмөхәммәтов (хәзер мәрхүм) белән гаилә корып, бик матур тормыш юлын узалар. Бәдретдин абый совхозда тырыш эшчеләрнең берсе була. Аның фоторәсеме Аромашта мактау тактасыннан төшми. Нүрилә апаның яше олы булса да, сәламәтлеге яхшылардан булмаса да, хәтере яхшы. Ул көн саен хәлен белгән сеңлесенең улы Пәхретдин һәм аның тормыш иптәше Мөршидә Гыйләжиевага, күршесе Гөлфия Хөснетдиновага рәхмәтләр юллый, теләкләр тели.

Авыл мәктәбе соңгы елларны зур үзгәрешләр кичерә. 9 ел директор булып эшләгән Гүзәл Рафаэль кызы Тимеркаева: “Кирпечтән төзелгән, бөтен уңайлыклары булган яңа мәктәптә хәзер 22 бала укый, быел беренче сыйныфка 4 бала килә. Укучыларга 7 укытучы  белем бирә. Безнең мәктәптә татар теле әдәбияты башлангыч сыйныфларда атнасында дүрт сәгать, өлкән классларда атнасына ике сәгать укытыла. Укучыларга  урта белем биргән Яңааптула мәктәбе икенче ел Русаково мәктәбенең структура подразделениесе булып исәпләнә.  Безнең авыл мәктәптәбендә 9 нчы сыйныфка кадәр генә укыйлар, аннары укучыларбыз Русаково мәктәбендә укуларын дәвам итәчәкләр. Июнь аенда мәктәп музеенда авылның тарихына багышланган ветеран укытучылар белән очрашулар  узды. Балаларга авылның тарихы турында сөйләделәр, “Мин яратам Россияне” темага ветеран укытучы, 20 елга якын мәктәбебезнең директоры булып эшләгән Нүрилә Сәфәргали кызы Хөсәенова эчтәлекле  әңгәмә оештырды. Мәктәп алды мәйданда Бөек Җиңү бәйрәменең 70 еллыгына багышлап нарат агачларын утырттык, хәтер аллеясын булдырдык”, – дип сөйләде. Авыл мәктәбен тәмамлап, бу мәктәптә күп еллар  укытучы булып эшләгән Мәгариф отличниклары, хезмәт ветераннары: Зәнфирә апа Әхмәдиева, Рәфидә апа Үтеева, Резидә апа Динмөхәммәтова, Нүрилә апа Хөсәенова укучыларының күңелләрендә якты эз калдырган, төпле белем биргән мөгаллимәләр. Алар авылда гына түгел, районыбызда да хөрмәткә лаеклы кешеләр. Бу апалар укыткан укучылар илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәләр.

авылымҖәен авылда тормыш җанлана, туган нигезләренә әти-әниләренә шәһәрләрдән балалары, әби-бабаларының янына оныклары кайта. Мәктәп һәм авыл клубы каршында балаларны сәламәтләндерү ял лагерь эшли. Клубта мавыктыргыч чаралар оештыручы Алсу Сәйфетдинова:  “Июль аенда «Салават күпере» дип аталган лагерьга   27 бала йөри. Без күңелле уеннар үткәрәбез, кызыклы викториналар, авылның тарихына кагылышлы әңгәмә оештырабыз. Клуб каршында ел буена “Оста куллар ”дип аталган түгәрәк эшләп килде. Монда да кызыксынучылар үзләре яраткан шөгыль табып, буш вакытларын файдалы үткәрләр. Китапханәче Дания апа Вәлиева  июнь аенда Бөек Ватан сугышы темага балалар белән  кичә уздырды. Авылыбыздан сугышка китүчеләр, әйләнеп кайтмаганнар, тыл ветераннары турында сөйләде ул. Монда балалар да шигырьләр сөйләделәр, сугыш темасына җырлар яңгырады. Без авылыбызның тарихы белән китапханәгә, клубка йөрүчеләрне таныштырып, кызыклы чаралар уздырабыз,”-диде.

косайкулларАвылның үзәк урамында  кызыл кирпечтән төзелгән яңа мәчет урнашкан. Аллаһы йортына җомга намазына йөрүчеләрнең саны аз, ә Рамазан, Корбан бәйрәмнәренә шәһәрләрдән яшьләрнең авылга кайтулары, мәчеткә килүләре матур традициягә әверелгән. Алар намаз вакытларында җылы сүзләр белән мәчетне төзүчеләрне искә алалар, беренче хәзрәт Нәҗип Юсуповның, мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухларына дога кылалар.  Авылда халык исәбе, мәктәптә балалар саны  күпкә азайган. Ятимьләнеп калган  хуҗасыз буш йортлар, бала тавышлары сирәк ишетелгән урамнарны күрү – һәркемдә күңелсез, моңсу хисләр  уятса да,чорлар үтсә дә, авылның тарихы турында  күпчелек якташларыбыз яхшы белә. Туган төбәгебез 220 еллыгын тутырганда да күркәм традицияләр дәвам итсен,яңалары өстәлә торсын, авыл гөрләп яшәсен  иде.

Римма Умитбаева, Тубыл

(Мәгълүматләр Х.Ч.Алишинаның “Ономастикон сибирских татар” китабыннан, Тубыл шәһәренең өлкә милли мәгариф музеенан алынды.)

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*