tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстанда кышкы турнирлар
Чуашстанда кышкы турнирлар

Чуашстанда кышкы турнирлар

Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте призына хоккей буенча турнир Урмай авылының күпфункцияле спорт стадионында, волейбол буенча Тукай авылының мәктәп спортзалында үтте.

Хоккей буенча, алты команда катнашты, җиңүчеләр билгеләнде:

“Батыр” хоккей командасы – беренче урын;

“Комсомольск” командасы – 2 урын;

“Урмай” командасы -3 урын.

Волейбол буенча:

1урын – Тукай авылы волейбол командасы;

2 һәм 3 урын өчен көрәшне Шыгырдан, Урмай, Чичкан командалары алып баралар. Кискен уен дәвам итә. Көтәбез!

Хоккей турнирының баш судьясы – Чабаксар шәһәреннән статуслы спортсмен Дмитрий Борисов.

Оештыру эшләрендә актив тырышлыкны Урмай мәктәбе укытучысы Нәҗеметдин Сахров, Комсомол район Собраниясе депутаты Евгений Тихонов эшләде.

Төп оештыру эше Урмай поселениясе, башлыгы Минзәит Зәйнуллин, Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, рәисе Фәрит Гыйбатдинов булды.

Турнирларда катнашучы спортсменнарны пылау белән сыйладылар, 200 кешелек зур казанда әмма кешегә җитәрлек хәстәрләнде. Урмай мәдәният йорты хезмәткәрләре Вәгыйзә Гыйбатдинова, Илсөяр Зиятдинова, Гөлфия Әмирханова, Илдус Шәйдуллин, Илнар Хисамов һәм Урмай мәктәбе волонтерлары бик зур көч куйдылар.
Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, дипломнар тапшырылды.

“Иң яхшы һөҗүмче” исемен Татарстанның Буа шәһәреннән Марат Таҗетдинов алды;

“Иң яхшы капкачы” исемен Батырдан – Дмитрий Куртмин алды;

“Иң яхшы  сакчы” исемен Комсомолдан – Евгений Тихонов алды.

Хоккей турниры ябык боз сараенда түгел, киресенчә урамда, салкын хавада үтте. Әле ярый янәшәдә Урмай авылының мәдәният йорты бар. Бөтен уңайлыкларда шунда. Котлауларныда шунда гына төгәлләдек.

Бәйрәмдә ЧР татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Комсомол башлыгы Хасиятулла Идиатуллин, Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаит Зәйнуллин, озак еллар ЧР авыл хуҗалыгы министры урынбасары, Чувашнефть оешмасы генераль директоры урынбасары, Канаш шәһәре депутаты якташыбыз Гәрәфетдин Мифтахетдинов, Чабаксар татарлары мөхтәрияте рәисе , ЧР мөфти урынбасары Хәйдәр Сафиуллин, ЧР мөфтиенең укыту буенча урынбасары Наил Җамалетдинов, Комсомол Собраниясе депутаты Нурислам Мифтахетдинов, спорт ветераны Гәрәфетдин Комотов, Илшат Әдиев, Урмай мәктәбе директоры Фәниз Камальдинов, Тукай авылы мәктәбе директоры Наил Зарипов, Чичкан авылы иҗтимагый киңәшмәсе җитәкчесе Нәбиулла Идиатуллин һәм башкалар катнаштылар.

Фәрит Гыйбатдинов, Урмай авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*