tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чын безнеңчә, милли Сабантуй
Чын безнеңчә, милли Сабантуй

Чын безнеңчә, милли Сабантуй

Самара өлкәсе Камышлы районының тирә-як авылларыннан халык Бозбаш авылына агылды. Шулай ук илебезнең төрле почмакларыннан кайткан кунаклар да байтак иде мәйданда. Аларның һәрберсен бу искиткеч гүзәл табигать почмагында урнашкан авыл белән нәрсәдер бәйлидер, мөгаен. Бу Сабантуй үзенчәлекле бәйрәм һәм ул Бозбаш авылының 100 еллыгына багышланган иде. Бәйрәм чарасын танылган җырчы, нәфис сүз остасы Линар Абсаттаров алып барды.

Мәйдан өстендә талгын гына милли  көй агыла. Шул көй фонында Линар Бозбаш авылы халкын, кунакларны һәм инде әлбәттә район хакимияте башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновны, аның урынбасары Андрей Михайлович Павловны, җирле идарә башлыгы Минзаһит Габделхак улы Сафинны, район мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм туризм комитеты җитәкчесе Резеда Могътәбәр кызы Төхбәтшинаны, Камышлы авылы икенче мәхәллә мәчете имамы Минсәхи хәзрәт Бәдретдиновны, районның мактаулы шәхесе Фәрит Әхмәдулла улы Зәйнуллинны, ветераннар оешмасы җитәкчесе Фәрит Фәйзрахман улы Сәфиуллинны, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөлфия Мәрдегалим кызы Дәрҗеманованы һәм Бозбаш авылы округы депутаты Фәһим Миргабидҗан улы Миневәлиевларны сәламли. Аларны Гүзәлия Шакирова җитәкчелегендәге “Чишмә” фольклор группасы милли ризыгыбыз булган бавырсак белән каршы алды.

Безнең халык элек-электән зур эшләрне, бәйрәмнәрне хәер-дога белән башлаган. Әлбәттә инде, иң беренче сүз дә Минсәхи хәзрәт Бәдретдиновка бирелде.

Линар укуында һәвәскәр шагыйрә Галимә апа Әхмәтшинаның “Авылыма 100 яшь” исемле шигыре яңгырады. Шуннан соң мәйдан түренә биючеләрне чакырды ул. Яңа Усман авылының танылган “Наз” бию коллективы башкаруында “Ак яулыгым” биюен карап хозурландык без.

-Бүгенге бәйрәм Камышлы районы хакимияте башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов, җирлеидарә башлыгы Минзаһит Габделхак улы Сафин, авылда һәм читтә яшәгән якташларыбызның матди ярдәме белән оештырылды. Бик зур рәхмәт аларга,-дип дәвам итте чараны Линар һәм сүзне Рафаэль Баһаутдиновка бирде.

Рафаэль Камилович авыл халкын, кунакларны чын күңелдән бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде, медальләр, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

“За заслуги перед районом” медале һәм истәлекле бүләкләр белән Фәһим Шафыйк улы Нуруллин һәм Булат Минсәгыйть улы Салаховлар бүләкләнде. Губернатор Д.И.Азаров исеменнән Диплом һәм истәлекле бүләк белән Эльмира Минзакир кызы Рәхмәтуллина бүләкләнде. Шулай ук, үз исеменнән дә, Рафаэль Камилович мәдәният бүлеге хезмәткәре Лидия Марат кызы Махьяновага Мактаунамә һәм истәлекле бүләк, Галимә Әхмәтҗан кызы Әхмәтшинага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Әлбәттә бүләкләүләр җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Мәйдан түрендә Камышлы “Серпантин” бию төркеме “Дәртле бию” белән тамашачының күңелен ачты.

Шуннан сүз җирлеидарә башлыгы Минзаһит Сафинга бирелде.

Минзаһит Габделхакович та үз чиратында бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде, хакимият исеменнән Мактаунамәләр, истәлекле бүләкләр һәм Бозбаш авылының 100 еллыгына багышланган медальләр тапшырды. Менә алар, бәхетле бүләкләнүчеләр: Фәһим Нуруллин, Бибиасма Арсланова, Әкъ­лимә Фазлыйәхмәтова, Тәнсилә Вәлиева, Фаягөл Абрарова, Мөхтәрәмә Салахова, Нәҗибә Борһанова, Минҗәүһәр Гатауллина, Минзакир Рәхмәтуллин, Равиль Гатауллин, Әсхәт Харразов, Мөгаллимә Фәртдинова, Фәндәс Калимуллин, Наилә Хафизова, Фәния һәм Минсәхи Вәлиәхмәтовлар, Кәзимә Калимуллина, Нәфисә Гатауллина, Ильмира Харразова, Кәзим һәм Нәгыймә Борһановлар. Шулай ук җирлеидарә җитәкчесе Рамиль Гатауллинга “За заслуги перед поселением” медале тапшырды.

Район ветераннар оешмасы исеменнән, аның җитәкчесе Фәһим Сәфиуллин кулыннан Мактаунамә һәм истәлекле бүләкне Минсәгыйть ага Лотфуллин алса, инвалидлар оешмасы исеменнән, аның җитәкчесе Зөлфия Дәрҗеманова Рәхмәт хаты һәм  истәлекле бүләкләрне Эльмира Рәхмәтуллинага һәм Фатыйма Мәхмүтовага тапшырды.

“Салахов” крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Булат Минсәгыйть улы алдынгы механизаторлары Исламнур Шәймәрданов, Әсфән Шәймәрданов, Фәһим Дәүләтшин һәм Айрат Шакуровларга акчалата бүләкләр тапшырды һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Линар мәйдан түренә гармунчы, баянчы, Бакай авылы егете Марат Шәйхетдиновны чакырды.

Соңгы елларда үзебезнеке булып беткән Маратны мәдәни чараларда еш күрәбез һәм инде ул безнең күңел түрләренә кереп урнашты да. Аның тальян моңнарына, баянда үзе уйнап җырлаганына кем генә битараф калыр икән?! Афәрин, Марат!

-Кадерле дуслар! Безнең бүгенге Сабантуй бәйрәмебез милли көрәш, гер күтәрү, капчык сугышы, колгага менү, чүлмәк вату, аркан тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, башка уеннар һәм инде әлбәттә, җыр-моң, дәртле биюләр белән үрелеп барачак. Милли һәм кызыклы уеннар һәркемне көч сынашырга көтә. Сабантуйның таҗы булган көрәшне башлыйбыз. Көрәштә баш судья Марат Гали улы Шәвәлиев. Ир егетләр, малайлар, батырлар! Уңышлар сезгә!

Мәйдан зур: бер якта көрәш барса, икенче якта башка милли уеннар, ярышлар оештырылды.

Сәхнәдән Венера Инсапова, Альберт Мингалиев, Линар Абсаттаровлар башкаруында моңлы җырлар яңгырады. Аларның чыгышын халык алкышларга күмде.

Линар сәхнә түренә махсус район хакимияте исеменнән чакырылган, менә илле елга якын эшләп килүче җыр, бию һәм шигърият ансамбле-”Ялкынлы яшьлек”не чакырды. Самара шәһәренең танылган ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкәсенең халык артисты Илгиз ага Колючев.

“Ялкынлы яшьлек” ансамбленең чыгышы һәрвакыттагыча эчтәлекле, моңлы, дәртле иде. Безгә Искәндәр Ахметов, Илнур Алтынбаев, Алсу Сабирова һәм концерт программасын алып баручы нәфис сүз остасы, җырчы Гөлфия Гайнетдинова үзләренең иң матур, иң моңлы җырларын, биючеләр Рузилә Идрисова, Иркәм Ахмерова, Ләйсән Сабирова, Диана Таһирова, Гүзәл Латыпова, Юлия Салюкова һәм Тимур Башеров иң дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Ансамбльнең хореографы Гөлнәзирә Нуруллина. Биюче кызларның чибәрлекләре, сылулыклары, киемнәренә исең китмәле! Ә исемнәре!

Концерт ахырында Резеда Могътәбәровна аларга зур рәхмәтләрен белдереп, иҗат ялкыннары теләде. Үз чиратында Гөлфия дә үзләренең тавыш операторы Айнур Алтынбаевка һәм безнең Эдуард Сафинга рәхмәтләрен әйтте.

Бәйрәм ахырына якынлашты. Төрле милли уеннарда, ярышларда, көрәштә катнашкан уенчыларны, спортчыларны мәйдан уртасына чакырып бүләкләүләр башланды.

Кырын багана башына менү буенча беренче урын Илназ Саляховка, икенче урын Владимир Александровка, өченче урын Эдуард Гариповка бирелде, аркан тартуда яшьүсмерләр арасында беренче урын Илназ Саляховка, икенче урын Илгиз Саляховка, өченче урын Темирлан Сәгыйровка бирелсә, яшьләр  арасында беренче урын Риналь Талиповка, икенче урын Илназ Саляховка, өченче урын Радмир Минһаҗевка бирелде.

Багана башына менү буенча беренче урын Владимир Александровка, икенче урын Ранис Гиниатуллинга, өченче урын Илназ Саляховка, дүртенче урын Руслан Хакимуллинга бирелде. Капчык белән сугышуда яшьләр арасында беренче урынны Илназ Саляхов яуласа, икенче, өченче урыннарга Илгиз Саляхов һәм Рузаль Калислямов лаек булдылар, өлкәннәр арасында беренче урынны Хәмит Сәгыйдуллин алса, икенче, өченче урыннар Олег Гарәев һәм Айрат Магсумовка бирелде. Турникка күтәрелү буенча 30 яшькә кадәр яшьлекләр арасында Айрат Фаляхутдинов беренче, Ранис Гиниятуллин икенче, Реналь Талипов өченче, Илназ Саляхов дүртенче урыннарны, 30-50 яшьлекләр арасында беренче урынны Илнар Сафин, икенче, өченче урыннарны Альмир Махметов һәм Фәнил Саляховлар яуладылар, 50-60 яшьлекләр арасында беренче урын Рамил Кәримовка бирелсә, икенче, өченче урыннар Азат Гайзуллинга һәм Фәнис Гиззатовка бирелде, 60 яшьтән өстәгеләр арасында беренче урынга Рәфис Гиззатов лаек булса, икенче, өченче урыннар Фәһим Юсуповка һәм Наил Гильфановка бирелде, тауга каршы йөгерүдә хатын-кызлар арсында Мәдинә Рузметова беренче, Гөлшат Шәйхетдинова икенче, Әминә Минсафина өченче урыннарны алсалар, ир-атлар арасында беренче урын Реналь Талиповка, икенче урын Илназ Саляховка, өченче урын Владимир Александровка бирелде. Гер күтәрү буенча беренче урын Марат Шәвәлиевка, икенче, өченче урыннар Руслан Латыпов һәм Азат Гайзуллинга бирелде, гер күтәреп йөрү буенча беренчелекне Руслан Латыпов яулады. Кул көрәштерү буенча хатын-кызлар арасында беренче урын Алеся Шәйдуллинага бирелсә, икенче, өченче урыннар Сания Тимергазина һәм Алия Абугалиеваларга бирелде, ир-егетләр арасында беренчелекне кунак егете Гобәйдуллин алса, икенче, өченче урыннар Тәбрис Кәримов һәм Рамил Кәримовларга бирелде. Моннан тыш, мәйданда чүлмәк ватыш, капчык киеп йөгерү һәм башка милли уеннарыбыз уйнатылды. Бу уеннарда катнашучыларның исәбе юк иде.

Көрәш – Сабантуеның иң кызыклы, дулкынландыргыч мизгелләре. Яшьүсмерләр арасында беренче урынга Ильвир Әхмәтов лаек булды. 18 яшьтән өстәгеләр арасында Сабантуеның абсолют батыры булып Кәрим Рузметов калса (Камышлы авылы), икенче урынны Руслан Абсаттаров (Балыклы авылы егете), өченче урынны Сергей Павлик (Дмитровград егете),  дүртенче урын Камышлы егете Радмир Минһаҗевка бирелде.

Әлбәттә барлык ярышларда, уеннарда катнашучыларга бүләкләр дә бирелде. Ә менә Сабантуйның төп бүләге тәкәне Кәрим Рузметов алып кайтып китте. Сабантуйга тәкәне фермер Флюра Мөхәмәтҗанова бүләк итсә, ярышларда, уеннарда катнашучы балаларга уенчыкларны Зөлфия апалары Галиханова бүләк иткән.

Сабантуен йомгаклап, җирле идарә башлыгы Минзаһит Габделхакович бәйрәмне оештыруда башлап йөрүчеләр Фәһим ага Нуруллинга, Рәфис Гиззатовка, Булат Салаховка, Фәндәс Кәлимуллинга, Рәсимә Инсаповага, Зөлфия Дәрҗемановага, ‰әмил Гатауллинга, депутат Фәһим Миневалиевка, читтә яшәүче һәм бүгенгесе көнне шушы ямьле авылда яшәүче халыкка, мәдәният, спорт бүлекләренә, “Нур” үзәге хезмәткәрләренә, оештыручыларны, кунакларны тәмле аш-сулары, хуш исле чәйләре белән сыйлаучы уңган-булган Алия һәм Алик Яриевларга, бәйрәмнең шундый да матур үтүенә өлеш керткәннәрнең барчасына да рәхмәтләрен белдереп, алдагы көннәрдә дә бердәм булып, бергә эшлик, бергә бәйрәм итик дигән теләкләрен әйтеп, Сабантуен япты.

Аннан соң да халык мәйданнан таралырга ашыкмады. Сыйныфташлар, туганнар төркем-төркем булып ял итәргә, шашлык, плов белән сыйланырга таралды. Ә мәйданда милли көйләр яңгырады. Чын безнеңчә, авылча, милли бәйрәм булды, гүзәл тәбигать почмагына урнашкан Бозбаш авылының-100 яше.

Бозбаш авылы үрнәгендә шундый матур, милли бәйрәмнәрне башка җирлекләрдә дә үткәрергә насыйп булсын. Амин. Без бит татарлар, Минтимер Шәймиев әйтмешли: “Без булдырабыз!”

Рәйсә Төхбәтшина.

Автор фоторәсемнәре.

Самара өлкәсе, Камышлы районы 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*